Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмир мәчетендә эссе көнне дә җиләс булачак

    Әмир мәчетенә 45 мең сумлык кондиционер - бик кирәкле көнкүреш техникасын авылдашлары - эшкуар Әгъләмовлар алып биргән. -Зур бәйрәмнәрдә, җәйге кызу көннәрдә мәчетебездә һава саф булачак, кондиционер-җилләткеч кирәк иде, - ди мәчет имамы Люцир Зыятдин. Ходай язса, Сургутта яшәүче, Чирмешәндә мәчет төзетүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар Әмир мәчетен дә тулысынча...

    Әмир мәчетенә 45 мең сумлык кондиционер - бик кирәкле көнкүреш техникасын авылдашлары - эшкуар Әгъләмовлар алып биргән.


    -Зур бәйрәмнәрдә, җәйге кызу көннәрдә мәчетебездә һава саф булачак, кондиционер-җилләткеч кирәк иде, - ди мәчет имамы Люцир Зыятдин.

    Ходай язса, Сургутта яшәүче, Чирмешәндә мәчет төзетүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар Әмир мәчетен дә тулысынча үзгәртеп коруда булышмакчылар. Әлеге дин йортының стеналарын, түбәсен, манарасын яңарту, матурлау, хәтта, янкорма төзү, бүлмәләрне җиһазлау, тирә-юньне төзекләндерү, уңайлыклар булдыру күздә тотыла.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: