6 декабрь 2012 яңалыклары
-
Халыкны аракы кыра
Россиядә бүген 2 миллион кеше алкогольгә бәйлелек белән интегә, ягъни болар-спиртлы эчемлекләрдән башка көн итүне күз алдына да китерәлмәүчеләр. Өлкән яшькә җитмичә дөнья куючыларның 12 проценты - эчкечеләр. Хәзер урамда, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү, хәтта ул хатын-кыз яисә яшүсмер булса да, берәүне дә гаҗәпләндерми. Әлеге афәт үзенә яисә гаиләсенә...
-
Җинаятьләрне кисәтү яхшырак
Район прокуратурасы каршындагы эшче группа Ульяновкада күчмә утырыш үткәрде. Хокук саклау органнары, социаль яклау бүлеге, белем, тәрбия бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары һәм башка кайбер оешмалар вәкилләреннән торган бу группаның чираттагы утырышы Ульяновка авыл мәдәният йортында оештырылды. Утырышның беренче өлешендә Ульяновка урта мәктәбенең...
-
Субсидия кемгә тиеш?
Аз тәэмин ителгән гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия алырга хокуклы. Дәүләт ярдәменә һәр гаилә әгъзасына туры килүче уртача айлык керем 7 мең сумнан артмаган очракта гына өметләнергә мөмкин. Субсидия алу өчен түбәндәге шартлар һәм документлар таләп ителә: - Россия Федерациясе гражданины булу хакындагы документларның күчермәсе; - милек хокукын дәүләт...
-
Зарлана белми
Хат ташучы. Карлы бураннарда, көзнең ямьсез яңгырлы көннәрендә, йорттан-йортка кереп, яңалыклар җиткерә ул. Яңа Чишмә районыннан Керкәлегә килен булып төшкән Миләүшә Гатина 128 хуҗалыктан торган ике авылга хезмәт күрсәтә - керкәлегә һәм Кызыл Яр поселогына. "Хәзер газета-журналларга элеккеге кебек күп язылмасалар да, хат, открыткалар язмасалар да, почтальонның эше аз дип...
-
Шамаилләр бәйгесе үтте
Чирмешән мәчете тарафыннан игълан ителгән "Шамаил һәм ислам архитектурасы" дип исемләнгән бәйгедә район мәктәпләреннән ике дистәдән артык бала катнашты. Күпчелеге балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы яшь осталар үзләренең рәсемнәрен, аппликацияләрен, чигелгән шамаилләрен барлык осталыкларын, күңел җылысын биреп ясаганнар. Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов әйтүенчә, бәйгедә катнашучыларның барысына да бүләкләр...
-
Бүләк акчасына – видеоҗиһазлар
Лашман китапханәсе "Бу дөньяда мин үзем генә түгел" республика бәйгесендә катнашып, грант отты. "Әлеге акчага ноутбук, санлы фотоаппарат, видео-проектор алдык, - ди китапханәче Мәдинә Талипова. - Бер уңайдан, бәйгегә документлар әзерләүдә нык булышкан хезмәттәшләргә - китапханәләр челтәре методисты Валентина Сапожниковага һәм директорыбыз Рузилә Миргалимовага рәхмәт белдерәм".
-
Юл билгеләре арта
Чирмешәннең Элемтәчеләр, Курасанов, Кояшлы, Утыз Имәни урамнарында - 40 урында яңа юл билгесе урнаштырылды. Район үзәк больницасы янындагы юл киселешендә 6 юл билгесе үзгәртелде. Моңа кадәр Чирмешәндә 318 юл билгесе куелган. Район үзәгендәге асфальт түшәлгән яңа урамнарга тагын кырыклап юл билгесе кирәк. Әлеге эш белән җаваплылыгы чикләнгән "Чирмешән коммуналь төзелеш...