6 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә - Укытучылар көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Лашман егете Таҗикстаннан ялга кайткан
Килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз турында газетабыз битләрендә язмалар бирелеп бара, чираттагы әңгәмәдәшебез әти-әнисе янына 48 көнгә ялга кайткан Лашман егете Айнур Сәләхов. Мәктәптә укыганда ук Айнур спорт белән күп шөгыльләнә. Район күләм ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Аеруча чаңгыда йөрергә ярата. Шуңа да мәктәпне тәмамлап, ул спорт...
-
Чирмешән егетләренең төннәре кыскарачак (+ФОТО)
Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында ыгы-зыгылы вакыт. Көзге чакырылыш башланды, ул 1 октябрьдән алып 31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Районыбыздан 45 егет армия сафларын тулыландырырга тиеш була. Хәзерге вакытта әлегә 100 ләп райондашыбыз - "срочниклар" солдат шулпасы эчә. Якташларыбыз нигездә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Безнең егетләр Һава-космик гаскәрләрдә, милли...
-
Чирмешәнлеләр “Ышаныч тартмалары”на ышанмыйлармы?
Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатыннан район үзәгендәге кайбер оешмаларында "ышаныч тартмалары" урнаштырылган иде. Ләкин әлеге проблема актуаль булса да, аларга ришвәтчелек белән бәйле сораулар, шикаятьләр салучылар юк. -"Ышаныч тартмалары" район үзәк больницасы, район хакимияте, күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел эленеп тора, - ди муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча...
-
Язмышыңа ялгызлык язылса
Берәүләр үз парларын таба алмыйча гаилә кору ләззәтеннән мәхрүм, икенчеләр ирен һәм балаларын югалтып япа-ялгыз калган. Ә кемнәрнеңдер бер-берсе белән кушылгач тормышлары җайланып китә алмаган. Ничек кенә булмасын, ялгызлык ялгызлык инде ул - җан әрнеткеч, үкенүле, әрнүле... Керкәле авылында яшәүче тыйнак, сабыр холыклы, мөлаем Гамирә Гыйләҗева хакындагы әлеге язмама шундый...
-
Авыру улыма ярдәм итүчеләр күп
Улым Инсафның инде ике еллап аяклары тыңламый, ул йөри алмый башлады. Шунлыктан кичекмәстән инвалид коляскасы кирәкте. Тик вәгъдә итсәләр дә, мондый җиһазны озак көтәргә туры килде. Бу проблемабыз хакында район инвалидлар оешмасына җиткердек. Анда Мәдинә Талипова, Ирина Митяева безнең үтенечебезне тыңлап, улыма коляска юллауны тизләттеләр. Илсафка, ниһаять, коляска кайтты. Улымны...