6 октябрь 2015 яңалыклары
-
Лашманда “Жигули” белән бакча сукалыйлар
Әбүнәгыймовлар йорт һәм бакча тирәсендәге башка эшләргә дә "Жигули" "җигәләр". Гаилә башлыгы Илһам шушы җиңел машина двигателен урнаштырып мини-трактор ясаган. К-700 сыман биленнән дә борылучы техниканы узган кыш кар төрттереп, күршеләр белән сынаганнар. Тәүге тәҗрибә уңышлы: машина йөрәкле бәләкәй трактор бураннарда хуҗаларыннан кар көрәкләрен сирәк тоттырган. Дөрес, "Жигули" тәгәрмәчләре карда,...
-
Бәркәтә кызы Энҗе бәйләгән эшләнмәләр конкурсларда җиңү яулаган
Бәркәтә урта мәктәбенең 10 класс укучысы Энҗе Билалова буш вакытларында бәйләргә ярата. Оста куллы кыз ыргак һәм бишэнә белән төрледән-төрле әйберләр бәйли. Аның хезмәт җимешләре күз явын алырлык. -Хәзер бит сатуда бәйләнгән киемнәрнең ниндиләре генә юк. Сатып алсаң да була, - дим әңгәмәдәшемә. -Кул эшләренә кечкенәдән үк тартылдым. Әбием өйрәтте....
-
Түбән Кәминкә мәктәбе укытучылары безнең өчен маяк булдылар
"Мин дә укырга барам!" - диеп, елый-елый әниемне йөдәткәнем әле дә хәтеремдә. Матур киенеп, чәчәк бәйләме тотып Түбән Кәминкә урта мәктәбенә беренче тапкыр баруымны һич онытмыйм. Нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Кызыклы дәресләребез, такта алдында җавап бирүләр, көндәлектәге билгеләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - болар барысы...
-
Чирмешән укытучыларын Мәскәүдә дә беләләр
5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан Чирмешәндә узган бәйрәм чарасында Гөлзидә Минһаҗеваны табигать-математика фәннәрен оста укытучы буларак бүләкләделәр. Физик күренешләр сере укучыларга "тизрәк барып җитсен" өчен гади бәрәңгеләрне дә молекула белән чагыштырып аңлата тәҗрибәле педагог. -Һәр укытучыга үзе укыта торган фән бик кадерле. Аның дәресе иң мөһиме сыман, - ди...
-
Яр Чаллы ярминкәсендә Чирмешән суганын бик теләп алалар
Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районнан 13 авыл җирлеге, райпо, Иске Котыштан, Лашманнан шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары катнашкан. Мондый ярминкәләр Яңа елга кадәр тагын алты тапкыр оештырыла, безнекеләр ике атнадан соң - 17 октябрьдә чаллылыларга кабат авыл хуҗалыгы товарлары алып барачак. -Аеруча, андагы ярминкәләрдә Чирмешән суганына сорау зур....