Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән укытучыларын Мәскәүдә дә беләләр

5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан Чирмешәндә узган бәйрәм чарасында Гөлзидә Минһаҗеваны табигать-математика фәннәрен оста укытучы буларак бүләкләделәр. Физик күренешләр сере укучыларга "тизрәк барып җитсен" өчен гади бәрәңгеләрне дә молекула белән чагыштырып аңлата тәҗрибәле педагог. -Һәр укытучыга үзе укыта торган фән бик кадерле. Аның дәресе иң мөһиме сыман, - ди...

5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан Чирмешәндә узган бәйрәм чарасында Гөлзидә Минһаҗеваны табигать-математика фәннәрен оста укытучы буларак бүләкләделәр. Физик күренешләр сере укучыларга "тизрәк барып җитсен" өчен гади бәрәңгеләрне дә молекула белән чагыштырып аңлата тәҗрибәле педагог.

-Һәр укытучыга үзе укыта торган фән бик кадерле. Аның дәресе иң мөһиме сыман, - ди Туймәт мәктәбе укытучысы Гөлзидә Рәшит кызы. - Мин дә үз фәнемнең фанаты. Әти техника ярата иде, еш кына безне дә үзе белән ияртеп йөрде. Аннан без Иске Кади мәктәбендә "Трактор" өйрәндек. Аны Рәйсә апа Вәлиуллина укытты. Кыз бала булсам да, шул вакытта эчке янулы двигатель ничек эшләгәнен бик яхшы аңлап калдым. Күрәмсең, физика фәнен сайлавыма шулар сәбәптер. Педагогия иститутында да шул белгечлек буенча укыдым. Хәзер инде үзем ничә ел катлаулы физик күренешләрне укучыларга тормыштан мисаллар белән аңлатырга тырышам.
Район мәктәпләрендә 457 укытучы 2343 укучыга белем бирә.
Лашман мәктәбеннән Рәмзия Ихсанова, Иске Элмәледән Алевтина Тузова, Иске Кадидан Галия Моксинова да дәресләрен шулай кызыклы оештыралардыр. Алар юкка гына "Ел укытучысы" бәйгесенең район этабы җиңүчеләре дип табылмаслар иде. Район балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә аларны, иң оста класс җитәкчеләрен һәм башка бик күп педагогларны бүләкләделәр. Берничә якташыбызга Мәскәүдән, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары да килгән.
Бәйрәмгә 215 педагог чакырылган иде. Аларны һәм районыбызның барлык укытучылырын һәнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әкъдәс Шакиров тәбрикләде.
Чарадан фоторәсемнәрне түбәндәге сылтамага кереп карагыз: http://www.nashcheremshan.ru/tt/hbrl/item/7207-chirmeshәndә-iң-yahshyi-ukyituchyilarnyi-bүlәklәdelәr-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Укытучылар көне

2
X