Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә кызы Энҗе бәйләгән эшләнмәләр конкурсларда җиңү яулаган

Бәркәтә урта мәктәбенең 10 класс укучысы Энҗе Билалова буш вакытларында бәйләргә ярата. Оста куллы кыз ыргак һәм бишэнә белән төрледән-төрле әйберләр бәйли. Аның хезмәт җимешләре күз явын алырлык. -Хәзер бит сатуда бәйләнгән киемнәрнең ниндиләре генә юк. Сатып алсаң да була, - дим әңгәмәдәшемә. -Кул эшләренә кечкенәдән үк тартылдым. Әбием өйрәтте....

Бәркәтә урта мәктәбенең 10 класс укучысы Энҗе Билалова буш вакытларында бәйләргә ярата. Оста куллы кыз ыргак һәм бишэнә белән төрледән-төрле әйберләр бәйли. Аның хезмәт җимешләре күз явын алырлык.

-Хәзер бит сатуда бәйләнгән киемнәрнең ниндиләре генә юк. Сатып алсаң да була, - дим әңгәмәдәшемә.
-Кул эшләренә кечкенәдән үк тартылдым. Әбием өйрәтте. Мәктәптә түгәрәк бар иде. Бәйләү күнекмәләрен шунда да үзләштердем. Бәйләү зур сабырлык сорый. Әмма ул нервларымны тынычландыра, миңа шатлык китерә, - ди Энҗе. - Бәйли алгач, үзеңә ничек кирәк, шундый килешле киемне бәйләп кияргә була.
Туганнарын, дусларын да буш итми икән ул. Энҗенең матур әйберләре мәктәп, авыл, хәтта район бәйрәмнәре күргәзмәләрендә күп макталган.
Ул бәйләгән әйберләр район үзәгендә оештырылган күргәзмәләрдә дә катнашып, югары бәя алган.
Ул мәктәптә дә яхшы укый, дәрестән тыш чараларда, авылда оештырылучы бәйрәмнәрдә дә актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Энҗе