6 июль 2015 яңалыклары
-
Тагын өч чирмешәнле контракт төзегән
Быел өч райондашыбыз контракт буенча хәрби хезмәткә китте. Тагын теләүчеләр булса, хәрби комиссариатка яки авыл җирлекләре Советларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Чирмешән мәчетендә ифтар ашы ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадыйр Гомәров фотолары.
-
Чирмешәндәге Яшьләр көнендә медальләр дә тапшырдылар
Чирмешәндә яшәүче Людмила һәм Валентин Селезневларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар. 50 ел бергә гомер кичергән әлеге парны бу бүләк белән узган шимбә көнне район үзәге стадионында Яшьләр көне уңаеннан оештырылган зур бәйрәм чарасында бүләкләделәр. Кич җитәрәк мәйданда музыка яңгырый башлады. Паркка килүчеләрне сәүдә нокталары каршы алды. Монда балалар...
-
Чирмешән районы җитәкчесе ифтар мәҗлесе үткәрде
Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә дә ифтар ашлары еш уза. 4 июльдә, шимбә көнне, әбиләрне һәм бабайларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин исеменнән сыйладылар. -Динебезне куәтләү өчен бу бик матур, мактаулы гамәл, - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. - Район җитәкчелеге ярдәме белән мондый мәҗлесне инде дүртенче тапкыр уздырабыз, аларга Аллаһының...
-
Чирмешән ярминкәсендә кытай дуңгызларына да хуҗа табылды
Лашманнан Миндар Борһанов бу ярминкәгә узган елгы бәрәңге алып килгән. Ул яхшы кышлаган, үрмәгән дә, эре, йомры. -Былтыр бәрәңгебез бик уңды. Ниндидер яңа сортлар эзләгәнебез юк, орлыкны гел үзебезнекен чәчәбез,- ди Миндар абый. - Хәтта бик корылыклы елларда да бәрәңгесез калмадык. Өч литрлы банкасын 1200 сумга бал сатучы Габбас Дәүләтшин...
-
Чирмешән бабайлары начар үрнәк күрсәтәләр
Июнь аенда район территориясендә юл хәрәкәте инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган тугыз машина йөртүчене тоткарлаганнар, шуларның бишесе - чирмешәнлеләр, калганнары - башка район кешеләре. -Июль аеның беренче көннәрендә дә исерек хәлдә машина йөртүче ике кешене ачыкладык. 2 июль көнне исерек чирмешәнлеленең автомобиле, хуҗасын "тыңламыйча", ком өеменә килеп бәрелә, -...