6 февраль 2017 яңалыклары
-
Монополиягә каршы федераль хезмәт Татарстанда карабодайга бәя артуның сәбәпләрен тикшерә
Бер атна эчендә карабодайга бәя ике тапкырга диярлек арткан. (Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Айрат Мөхәмәдьяров). Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе "Ашан", "Бәхетле" һәм "Перекресток" сәүдә челтәрләрнә карата эш кузгаткан. Идарә тармагы сатучылар арасында Татарстан территориясендә карабодайга бәяне арттыру турында килешү төзелгән дип шикләнә. Бу хакта идарәнең матбугат...
-
Чирмешәндә иң шәп вожатыйларны ачыкладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешәнлеләр дә 8 мартта гына бәйрәм итәчәк
Быел халыкара хатын-кызлар бәйрәмен 8 мартта гына билгеләп үтәбез, 7нче, 9нчы мартта да эшлибез. Бәйрәм алдыннан, закон буенча, эш вакытын 1 сәгатькә кыскартырга мөмкин.
-
Чирмешән районының иң шәп вожатые Казанга барачак
"Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында иң яхшы отряд вожатыйларын ачыкладылар. Бәйгедә җиңүче булып танылган Күтәмә мәктәбе укучысы Люба Уляшкинаның конкурс эшләре Казанга "заочный" турга җибәрелә. Якташыбыз бу сынауны да уңышлы узса республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә вожатыйларның иң активлары катнашты, жюри алар арасыннан да иң-иңнәрен сайлап алды....
-
Иске Үтәмештә орлыктан бозау "ясыйлар"
Узган елны районда шәхси сектордагы 1828 савым сыерының 942се (51,3 проценты) ясалма орлыкландырылган. Лашман, Туймәт, Түбән Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләрендә бу эш, башкалар белән чагыштырганда, аеруча яхшы оештырылган. -Нечкәлекләрен белеп бетермәсәм дә, әлеге эшне үз өстемә алырга ризалык бирдем , - ди Иске Үтәмештә яшәүче Гөлфия Хөснетдинова. Сүз уңаеннан,...
-
Түбән Кәминкә җирлегендә һәр йортта диярлек техника бар
348 йортлы Түбән Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләрдә 353 берәмлек техника: 297 җиңел автомобиль, 31 йөк машинасы, 17 трактор һәм 9 мотоцикл бар.
-
Түбән Чегодайда яшәүче Бибиәсма әбине Путин котлаган
Түбән Чегодайда яшәүче Бибиәсма Мостафинага 90 яшь тулды. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләген тапшырдылар.
-
Түбән Кәминкә янындагы объекттан кран һәм насос урлаганнар
01 Гыйнвар аеның соңгы көнендә Лашмандагы бер шәхси хуҗалыкның печән сараенда ут чыккан, корылманың түбәсе янып беткән. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 26 хәбәр алынган. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Чит ил гражданинын үзенең теркәү урыны буенча үз...
-
Чирмешәдәге ярминкәдә урындыклар да саттылар
Иске Кадидан Якуб Кәбиров Чирмешәндә узучы ярминкәгә агач урындыклар алып килгән. Аларны үзе ясаган. Берсе 400 сум тора. -Заказлар да кабул итәм, - ди оста. -Әле менә бер кошевка да өлгерттем. Монда үз товарларын сатучылар байтак. Бу ярминкәдә дә эремчекне, майны чират торып алдылар. Юктан түгел, берәү аны чүт кенә...
-
Татарстанлы сихердән котылу өчен 280 мең сум акча түләгән
Сихере булганмы-юкмы - билгесез, ә менә акчасының кая киткәне, бәхеткә, билгеле булган. Вакыйга Яр Чаллыда була. 80 яшьлек әбиең юлда танышын очратып, сүз иярә сүз китеп, үзенең күзләреннән зарлана башлый. Шулвакыт юлда «ялгыш кына» танышының танышы килеп чыга һәм аралаша торгач әбинең сәламәтлеге начараю сәбәбенең сихердән килеп чыкканын хәбәр итә....