Иске Үтәмештә орлыктан бозау "ясыйлар"
Узган елны районда шәхси сектордагы 1828 савым сыерының 942се (51,3 проценты) ясалма орлыкландырылган. Лашман, Туймәт, Түбән Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләрендә бу эш, башкалар белән чагыштырганда, аеруча яхшы оештырылган. -Нечкәлекләрен белеп бетермәсәм дә, әлеге эшне үз өстемә алырга ризалык бирдем , - ди Иске Үтәмештә яшәүче Гөлфия Хөснетдинова. Сүз уңаеннан,...
Узган елны районда шәхси сектордагы 1828 савым сыерының 942се (51,3 проценты) ясалма орлыкландырылган. Лашман, Туймәт, Түбән Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләрендә бу эш, башкалар белән чагыштырганда, аеруча яхшы оештырылган.
-Нечкәлекләрен белеп бетермәсәм дә, әлеге эшне үз өстемә алырга ризалык бирдем , - ди Иске Үтәмештә яшәүче Гөлфия Хөснетдинова. Сүз уңаеннан, аларның үзләренең дә маллары бик күп, сыерлары гына да алты баш.- Районда курслар оештырдылар, шунда укыдым, барын да аңлаттылар, күрсәттеләр. Җирлек башлыгыбыз Рәфис Мингуловка рәхмәт, авыл җирлеге Советының административ бинасында җиһазларны саклау өчен бүлмә бүлеп бирде, транспорт белән дә ярдәм итеп тора. Хәзер авыл көтүендә үгезләр юк, шуңа да авылдашларга бу төр хезмәттән файдаланырга туры килә, мөрәҗәгать итүчеләр күп. Кайберәүләргә икешәр тапкыр да барам. Әлегә кадәр канәгатьсезлек белдерүче булмады, ясалма орлыкландырылган сыерлар хуҗаларын бер дигән бозаулар белән сөендерделәр. Бөгелмәдән, график нигезендә килеп, ясалма орлыкны гел яңартып торалар, андагы нәсел предприятиесе белән килешү төзелгән.
Гөлнара һәм Шамил Җаббаровлар хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Дүрт савым сыерлары бар. Ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылган сыерларыннан күптән түгел бозау туган.
-Бу аның дүртенче бозавы. Әлегә кадәр бик авыр бозаулый иде, ә монысын без белмичә дә калдык, иртән чыксак, бозаулап куйган, - ди Гөлнара. - Бозавы да эре, аяклары озын, бик тере, тиз үсә дә.
Чагыштырырга мөмкинлек бар монда - бер абзардагы ике бозауның үгез белән каплатылган сыердан туганының кечкенә булуы күзгә ташланып тора.
Әлфия һәм Ирек Галләмовларның абзарларындагы инде сигез айлык үгез дә ясалма орлыкландыру юлы белән туган. Әлфия апа әйтүенчә, ул тиз үсә, авырлыкны да яхшы җыя. Май аенда Галләмовларның икенче сыерлары бозауларга тиеш, аны да Гөлфия Хөснетдинова ясалма орлыкландырып каплаткан.
-Барлык авыл җирлекләрендә дә бу эш җайга салынган, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең үрчем-нәсел хезмәте начальнигы Рәсыйх Шәфыйков. - Әлеге алымның нәтиҗәле булуына инанучылар күп. Шулай да райондашларыбыз ясалма орлыкландыруга шикләнебрәк карый. Ә бит аның отышлы, өстенлекле яклары бик күп. Пробиркадагы орлыктан туган бозаулар 35 - 40 килограммга җитеп туа, ит - сөт продуктлылыгы югары булган үрчем алырга мөмкинлек бирә. Ясалма орлыкландырган сыерның бозаулау вакытын алдан чамаларга мөмкин һәм маллар арасында йогышлы авырулар таралуны кисәтү өчен бик мөһим бу. Аннан соң, кечкенә үгез белән каплатылган сыердан зур бозау, яхшы үрчем көтә алмыйсың.
Сыерларны ясалма орлыкландыру өчен авыл җирлеге Советына яки техник - орлыкландыручыга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев