5 октябрь 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
"Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды", - диелә котлауда. (Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: "Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун елда компания, ныгып...
-
Кара Чишмә ветеранын җирлек башлыгы район газетасына яздырды
Факия Илалетдин кызы Мөсәгыйтова да киләсе елда район газеты алдырачак - Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков аңа "Безнең Чирмешән"гә заказ карточкасы оформить итеп китерде. Озакламый 85 яшен тутырачак Факия әбигә бу үзенә күрә туган көн бүләге дә булды. Җирлек башлыгы аңа Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр дә калдырды. -Барысы...
-
Иске Элмәле укытучысы Алевтина Тузова үз һөнәренә гашыйк
Укытучылар көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә узган чарада укытучыларга һәм тәрбиячеләргә котлау сүзләре еш яңгырады, бүләкләр дә күп булды. Билгеле, бәйрәм җыр-музыкасыз да булмый. Бәйрәмдә дистәләгән мәгариф хезмәткәрен сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Балаларга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре, күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен, беренче Чирмешән мәктәбенең татар теле укытучысы Наилә Исмәгыйлова,...
-
4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды (видео)
Интернет челтәрендәгеләрне "Священная война" җыры белән барысын да шаккатырган, Мәскәүнең Кызыл мәйданында Габдулла Тукай шигырен сөйләгән 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин телевидениене дә яуларга булган. Күптән түгел генә аны "Беренче канал"да бара торган популяр "Лучше всех!" тапшыруында күрергә мөмкин булды. Тапшыруга нәни артист әнисе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры...
-
Чирмешән районының Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара
Кара Чишмә мәдәният йортында ремонт бара. Барын да яңарталар, уңайлы, матур итәләр. Бинаның түбәсен чыдам, матур калай белән япканнар, тышкы як ишекне, тәрәзәләрне яңартканнар. Инде эчке якта эшлиләр. Түбән һәм идәннәр, җылылык, электр, су челтәрләре дә алмаштырылачак икән. -Әлеге эшләргә нефтьчеләр биргән 4,6 миллион сум акча тотылачак, - ди Түбән...