Иске Элмәле укытучысы Алевтина Тузова үз һөнәренә гашыйк
Укытучылар көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә узган чарада укытучыларга һәм тәрбиячеләргә котлау сүзләре еш яңгырады, бүләкләр дә күп булды. Билгеле, бәйрәм җыр-музыкасыз да булмый. Бәйрәмдә дистәләгән мәгариф хезмәткәрен сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Балаларга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре, күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен, беренче Чирмешән мәктәбенең татар теле укытучысы Наилә Исмәгыйлова,...
Укытучылар көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәбендә узган чарада укытучыларга һәм тәрбиячеләргә котлау сүзләре еш яңгырады, бүләкләр дә күп булды. Билгеле, бәйрәм җыр-музыкасыз да булмый.
Бәйрәмдә дистәләгән мәгариф хезмәткәрен сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Балаларга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә керткән өлешләре, күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен, беренче Чирмешән мәктәбенең татар теле укытучысы Наилә Исмәгыйлова, Түбән Кармалка мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Ирина Парамонова, Иске Элмәле мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Алевтина Тузовалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
Алевтина Леонидовнаның беренче дәрес биргәненә 26 ел гомер узган, укучылары арасында да аның һөнәрен дәвам итүчеләр бар.
-Бер укучым Мәскәүдә укытучы булып эшли, аның белән гел сөйләшеп торабыз, киңәшләшәбез, - ди Алевтина Тузова. - Без яшь вакытта укытучы һөнәре сайлау модада иде, ә инде кабат яшьлегемә кайтып һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, мин ике дә уйламый шул юлдан китәр идем.
Бүген республика бүләгенә ия булган Наилә Әнәс кызы үзенең укытучы һөнәрен сайлаячагын 7 класста ук төгәл белә. Инде менә 22 ел балаларга татар теленнән дәресләр бирә, телгә мәхәббәт тәрбияли.
-Минем әлеге мактаулы һөнәрне сайлавыма химия-биология укытучым Язилә Хуҗиханова сәбәпче булды. Язилә Рәхим кызының беренче биология дәресеннән кайткач, әти белән әнигә "мин укытучы булам", дидем, - дип искә ала мәктәп елларын Наилә Исмәгыйлова.
Бәйрәмдә әйтүләренчә, үткән еллар белән чагыштырганда мәгариф буенча алга китеш бар, тик ирешелгәннәрдә тукталмыйча, бу уку елында тагын да тырышып, аны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлап, яңа үрләр яулау бурычы куелды.
Мәгариф хезмәткәрләренә үзешчәннәребез үзләренең музыкаль сәламнәрен ирештерде. Мари-Эльдан килгән кунак - педагогика фәннәре кандидаты, җитәкче, җырчы Владимир Дергуновның чыгышы үзе бер зур бүләк булды.
Безнең сайтта укыгыз:
Чирмешәнлеләр Казанда якташлар очрашуына әзерләнә
http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17480
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев