5 июнь 2017 яңалыклары
-
Гали авылында кыяр иртә өлгерә
Чирмешәндә узган ярминкәдә Самара өлкәсенең Гали авылы теплицаларында үстерелгән кыяр һәм помидорлар да яхшы сатыла. -Кыярларыбыздан беренче уңышны 30 апрельдә җыйдык, томатлар 9 майга өлгерде, - ди бүгенге ярминкәгә дә килгән Гөлия Мөхетдинова. - Кыяр орлыкларын гыйнварда, помидорныкын ноябрдә чәчәбез. Мөхетдиновлар ун сутый мәйдан биләүче теплицаларында кыярны хәзер көн саен...
-
Кара Чишмә мәктәбе яңа уку елына әзер
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнедә Кара Чишмә авылы балаларына зур бүләк алдылар - капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты. Карачишмәлеләрнең бу шатлыкларын уртаклашырга ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килделәр. -Гадәттә, мәктәпләрдәге капиталь...
-
Ураза тоткан кешегә мунча керергә ярыймы?
Укучыбыз Илгизнең соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә. - Әлбәттә, эссе булмаган мунчага кереп юынып чыгарга ярый. Бу очракта игътибарлы һәм сак булырга гына кирәк: су колактан, авыздан, борыннан керә күрмәсен! Ә менә эссе мунчага керү, чабыну мәкрүһ санала,...
-
Шешминка авылында ике гаилә тораклы булачак
Шешминка авылында республика программасы буенча ике гаиләгә торак төзелә. Алты ул үстерүче Марина белән Павел Рязанскийлар һәм дүрт кыз әти-әнисе Светлана белән Александр Агеевларга дигән йортларның түбәләрен ябарга җыеналар.
-
Чирмешәннең янгын часте хезмәткәрләре һәм газчылары давылда зыян күргән авылларда булышу эшләрендә катнашканнар
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмады. 135нче янгын часте хезмәткәрләре 1 июнь көнне узган давылдан соң, Югары Чегодай авылында авария-коткару, булышу эшләрендә катнашкан. 02 Район полиция бүлекчәсендә бер атнада 31 хәбәр кабул ителгән. Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 очрагын теркәгән, берәүне машина белән исерек килеш идарә...
-
Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева бер сорауны да җавапсыз калдырмады
Ул бүген дә эшен иртүк авыл урамнарын әйләнеп чыгудан башлаган. Светлана Сарыйм кызы әүвәл Түбән Чегодайга юл тота. Биредә берничә урынны чүплеккә әйләндергәннәр, моңа чик куясы бар. Электр челтәрләрен үзгәртеп кора башлаганнар, бригада килгән. Известь карьеры ягындагы су чыганагын, башня тирәсен тотып алырга планлаштыралар. Кыскасы, башкарма комитет җитәкчесенә барысына да...