Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмә мәктәбе яңа уку елына әзер

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнедә Кара Чишмә авылы балаларына зур бүләк алдылар - капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты. Карачишмәлеләрнең бу шатлыкларын уртаклашырга ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килделәр. -Гадәттә, мәктәпләрдәге капиталь...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнедә Кара Чишмә авылы балаларына зур бүләк алдылар - капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачты.


Карачишмәлеләрнең бу шатлыкларын уртаклашырга ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килделәр.

-Гадәттә, мәктәпләрдәге капиталь ремонтны арчалылар беренче булып төгәлли иде, ә быел сез аларны уздыгыз. Җәйнең беренче көнендә мондый бәйрәм оештыруыгыз бик куанычлы, - диде Энгель Нәвап улы.

Эчтән дә, тыштан да бөтенләй яңа төс алган, замана таләпләренә җавап бирүче мәктәп министрга да ошады. Тугыз ай эчендә зур эш башкарылган. Уку йортын һәм балалар бакчасын ремонтлауга 17 миллионнан күбрәк акча тотканнар.

-Хәзер биредә бөтен уңайлыклар бар, шәһәр мәктәпләреннән бер дә ким түгел, - ди мәктәп директоры Минсәгыйть Хөснелгатин. - Төзүчеләр бинаны тыштан җылытып сайдинг белән тышладылар, түбәсен төсле калай белән яптылар. Эчке якта барлык коммуникацияләр дә яңартылды, ишек-тәрәзәләр алмаштырылды, идән, түшәм, стеналар да яңа төс алды.

Бу уку елында мәктәптә 31 бала белем алган, шуларның 5се 9 классны тәмамлап, мәктәп белән хушлашкан, ә 1нче класска 2 сабый килүе көтелә. Киләсе уку елында 28 укучыга 10 укытучы белем бирәчәк. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 15 бала да үзгәртеп корылган бакчага йөри башлады.

Министр эш визиты барышында, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, Әмир авылының башлангыч мәктәбендә, Чирмешәннең капиталь ремонттан соң ачылган "Ромашка" балалар бакчасында да булды, ремонт дәвам иткән Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм Казанкадагы башлангыч мәктәптә төзелеш барышы белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined