Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева бер сорауны да җавапсыз калдырмады
Ул бүген дә эшен иртүк авыл урамнарын әйләнеп чыгудан башлаган. Светлана Сарыйм кызы әүвәл Түбән Чегодайга юл тота. Биредә берничә урынны чүплеккә әйләндергәннәр, моңа чик куясы бар. Электр челтәрләрен үзгәртеп кора башлаганнар, бригада килгән. Известь карьеры ягындагы су чыганагын, башня тирәсен тотып алырга планлаштыралар. Кыскасы, башкарма комитет җитәкчесенә барысына да...
Ул бүген дә эшен иртүк авыл урамнарын әйләнеп чыгудан башлаган. Светлана Сарыйм кызы әүвәл Түбән Чегодайга юл тота. Биредә берничә урынны чүплеккә әйләндергәннәр, моңа чик куясы бар. Электр челтәрләрен үзгәртеп кора башлаганнар, бригада килгән. Известь карьеры ягындагы су чыганагын, башня тирәсен тотып алырга планлаштыралар. Кыскасы, башкарма комитет җитәкчесенә барысына да күз-колак булырга кирәк. Җирлек тә зур, биш торак пунктны берләштерә.
Аның белән әңгәмәне нәкъ менә чисталык турында сөйләшүдән башладык. Бу мәсьәлә көн кадагыннан төшә торган түгел. Җитәкче эшен бәяләгәндә урамнарның, тирә-юньнең санитар хәлен дә исәпкә алалар.
-Заманалар үзгәрде, күпчелек халык бакчасында гына түгел, койма алдында, урам якта да клумбалар ясап куеп, аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Әнә Чирмешәннең Бакча урамыннан бер үтү генә дә ни тора! Җәй-көз бик матур бу тирә. Үзем дә чәчәкләр, пөхтәлекне яратам, - ди ул.
Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева, гомумән, бер соравымны да җавапсыз калдырмады.
-Район үзәгендә торак төзелеше янә активлашып китте, - дим аңа.
-Әйе авылдашлар ярыша-ярыша йорт сала. Матур, зәвык белән, үзенчәлекле итеп, һәрберсе аерым проект буенча төзергә тырыша. Төньяк-көнчыгыш микрорайонда яңа төзелешкә 121 йорт урыны хуҗалы, 60сы нигезле, күбесе түбә астында. Элеккеге аэропорт территориясендә 213 гаилә йорт төзергә урын алды, аларның шактые - күп балалылар. Төзелешне инде төгәлләп килүчеләре дә күп. Райпо артындарак урында тагын 235 участок бүленә.
Йөздән күбрәк гаилә төрле программаларга кергән, субсидия алдылар яки шундый ярдәмгә чират көтәләр. Түбән Чегодайда, Кече Чегодайда да соңгы елларда дистәгә якын гаилә яңа йорт салып керде.
-Чирмешән авыл җирлегендә дә мал тотучылар кими бара. Сезнеңчә, сәбәбе нидә?
-Мөгаен, элеккеге колхозларның бетүе мал асрауны мәшәкатьлерәк итте. Хәзер барын да сатып аласы бит, чыгымнары күп. Моннан 30 еллар элек азыкны "арба төбенә" дә салып кайттылар, колхозлар "процент" бирде. Сөткә бәянең түбән булуы - икенче бер сәбәп. Кышын аның килограммы 22 сум тирәсе булса, хәзер 16 сумга төште. Шуңа күрә кайберәүләр сөтне хәзерләүчеләргә түгел, ә өч литрлы банкасын 100-120 сумнан күршеләренә генә сата.
Шәхси хуҗалыклар каймагына, маена, эремчегенә дә алучы табылып тора. Моңа нәрсә дисең, сыер тоту ансат түгел, чыгымнары күп, аларны капларга кирәк. Элек үзебез дә сыерсыз, малсыз тормадык. Абзарыңда алар булганда ял сирәк эләгә.
Алай да сөт җыюны үзебезнең мөһим бурыч итеп саныйбыз. Безнең җирлектә һәр көнне уртача 1 тоннага якын сөт җыела. Шәхси хуҗалыкларда 234 сыер асрыйлар. Казанкада Николай Хмелевларда сыерлар 8 баш ук. Түбән Чегодайда Габделхак Бәдретдиновларда, Чирмешәндә Ренат Мотыйгуллиннарда, Михаил Ивановларда да бу төр маллар күп.
Әле шул да искә төште, моннан 30 еллар элек Чирмешән, Кече Чегодай, Казанка авылларындагы шәхси хуҗалыклардан көн саен уртача 6 тонна (!) сөт тапшырдылар. Әллә ничә көтү иде, малны күп асрадылар ул чакта.
-Май аенда гына да Чирмешәндә әллә ничә урам юлын яңадан асфальтлап куйдылар. Бу эш дәвам итәчәкме?
-Чыннан да, бу яктан күп эшләнде. Силантьев, Төньяк, Мәктәп урамнары юллары тәмам тузган иде, аларга, аслыкларын да рәтләп, әле генә яңадан асфальт салынды. Башка кайбер урамнарда да юллар шомартылды, бу эш дәвам итә. Былтыр Түбән Чегодайда һәм Казанкада берничә урам юлын норматив хәлгә китердек.
Шуны да әйтим, район үзәге юлларын шомартумы, башка мәсьәләме, район һәм авыл җирлеге башлыгы Фердинат Дәүләтшин тарафыннан гел яклау табабыз, кайгырту тоябыз.
-Светлана Сарыймовна, Чирмешәндә дә, референдум үткәреп, үзсалым акчасы җыела. Ул средстволар кая китә?
-Былтыр шул акчаларга элеккеге Титов, Свобода, Липки, Сотников хуторы поселокларындагы зиратларны тәртипкә китердек. Быел Зур Чирмешән елгасы аша басма-күпер салмакчы булабыз. Чыгымлы, әмма кирәк эш. Кызганыч, акчасы да бар, әмма подрядчы оешма сайлау озакка сузылды.
Светлана Сарыйм кызы күрше Лениногорск районының Түбән Чыршылы кызы, җиде туганы арасында иң өлкәне. Алар барысы да, 85 яшьлек әниләре дә исән-сау.
Урманасты Үтәмешкә килен булып килгән Светлана ханым - ике кыз әнисе, өч онык әбисе. 1984нче елдан бирле хәзерге, XXII партсъезд урамындагы иркен, уңайлы күпфатирлы йортта бер кызы, бер оныгы белән гөр килеп, күршеләре, ахирәтләре белән аралашып, аңлашып, дус яшиләр.
Хәзер бит зур эшкә конкурс, тендер үткәреп кенә керешергә ярый. Күпер-басма салу хокукын Санкт-Петербургтагы бер оешма откан иде, соңрак ул ниятеннән баш тартты. Инде документларны, бераз үзгәрешләр кертеп, елга янына килү юлы да ясау максатыннан, янә экспертизага бирдек. Билгеле, вакыт үтә, үзсалым акчасы кулланылмыйча тора. Халык безнең хәлне дөрес аңлар дип уйлыйм. Күпер-басма-ны барыбер ясыйбыз. Үзсалым акчалары, республика кушканны да кертеп, энергияне аз кулланучы урам яктырткычлары куюга, аларны хезмәтләндерүгә дә тотыла. Бу эшне дәвам итәбез.
- Җирле үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында 131нче федераль закон бар. Анда сезнең эштәге төп үзенчәлекләр искә алынганмы?
-Әйе, ул закон нәкъ менә җирле үзидарә органнары таянып эшләрлек, анда элек булмаган күп кенә, без теләгән яңа статьялар бар. Тәҗрибәле юристлар, зур практикага ия җитәкчеләр һәм белгечләр әзерләгәне күренеп тора. Әмма, турысын әйтим, тормышта "язылмаган законнар" да бар, бөтенесен законда каралганча гына эшләп булмый. Тикшерүчеләр күп. Штраф та салалар. Кайбер җи-
тешсезлекләрне тиз төзәтергә финанс мөмкинлеге юк бит. Ачуым да бер килмәгәе, чисталык мәсьәләсен генә алыйк. Халыкның әллә ниндиләре бар, посадкалар, юл буена, теләсә кая чүп бушаталар, аны, техникасын, кешесен табып җыештырасың, чистартасың, аннары башка җирне пычрата башлыйлар. Карап бетерә торган да түгел. Бер-беребезгә, кеше хезмәтенә хөрмәт җитми.
- Җирлек Советына, сезгә күбрәк нинди гозер, йомыш белән киләләр?
-Күбрәк белешмә сорыйлар. Элегрәк чиста су җитмәүгә еш зар белдерделәр. Бүген бу проблема артка чигенде. Хәтта кирпеч заводы поселогында, XXII партсъезд урамында да суга интекмиләр. Кече Чегодайга су челтәрләре суздык. Дөрес, Чирмешәндәге берничә йортка су бирүче линияләрне яңартасы бар, бу уңайдан эш йөртәбез. Кайбер тыкрыклар-а юлларны рәтләргә кирәк, кайберәүләр нәкъ үз йорты каршысына яктырткыч куйдыруны сорый, тик нормативлар булуны истән чыгармыйк. Чирмешәндә күпчелек шәхси йортлар канализация челтәрләренә тоташмаган. Бу эшкә, дөресен әйтим, тотына да алмыйбыз, средстволар юк. Мине район үзәгендә товар җитештерүчеләрнең азлыгы борчый, бар да нәрсәдер сата гына диярлек.
Моннан 30 ел элек больницада 7 ел биләгән секретарь-машинистка "постыннан" Чирме-ән авыл Советына эшкә килгән Светлана Ганиева 20 елга якын җитәкче урыннарда:биредә секретарь, Совет рәисе дә булды, инде башкарма комитет җитәкчесе. 2463 йортлы - квартиралы, 7081 кеше яшәүче җирлектә аны бар да белә, таный, хөрмәт итә. Районда да абруйлы, сүзе үтә торган җитәкче ул. Университет, академияләр бетермәсә дә, белмәгәне юк, оештыру сәләте көчле. Чирмешәнебезне яратып, үзе әйтмешли, һәр корылган нигезгә, һәр кагылган казыкка шатланып яши.
Җирлек халкының көндәлек мәшәкатьләре, проблемалары безгә яхшы мәгълүм, аларның иң җитдиләре, ашыгыч хәл ителүне сорый торганнары турында депутатлар белән уртага салып сөйләшәбез, карарларны киңәшләшеп кабул итәбез. Салымнарын, торак-ком-уналь хуҗалык хезмәтләре өчен вакытында акча түләмәүчеләр белән дә зур көч куеп эшләргә туры килә. Андыйлар да бар, хәтта кайбер хәлле генә җитәкчеләр, йорт хуҗалары да очрый әҗәтлеләр арасында.
Түбән Чегодай халкына шушы авыл зиратындагы карт агачларны кисүдә актив булышулары өчен зур рәхмәт. Бу эшне оештыручы, башкаручы табылды, йорт башыннан байтак акча җыйдылар. Чирмешәндәге зиратларыбыз да елдан-ел чистара бара, өмәләр еш үткәрелә. Мәрхүм-мәрхүмәләрне, якыннарыбызны, аларның каберләрен менә шулай кадерләсәк, онытмасак иде.
...Бу көннәрдә Светлана Сарыйм кызына эш аеруча тыгыз: 1 июньдә Түбән Чегодайда булган гарасат аркасында җимерелгән йортларны, каралты - кураны ремонтлауда аның да ярдәме бик кирәк. Җитәкченең булдыклыгы күбрәк шундый вакытта сынала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев