Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең янгын часте хезмәткәрләре һәм газчылары давылда зыян күргән авылларда булышу эшләрендә катнашканнар

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмады. 135нче янгын часте хезмәткәрләре 1 июнь көнне узган давылдан соң, Югары Чегодай авылында авария-коткару, булышу эшләрендә катнашкан. 02 Район полиция бүлекчәсендә бер атнада 31 хәбәр кабул ителгән. Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 очрагын теркәгән, берәүне машина белән исерек килеш идарә...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмады. 135нче янгын часте хезмәткәрләре 1 июнь көнне узган давылдан соң, Югары Чегодай авылында авария-коткару, булышу эшләрендә катнашкан.

02 Район полиция бүлекчәсендә бер атнада 31 хәбәр кабул ителгән.

Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 очрагын теркәгән, берәүне машина белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

Участок инспекторлары тарафыннан 18 административ беркетмә төзелгән.

Билгесез кешеләр Түбән Кәминкә кешесенең өеннән 15 сум акча урлаганнар.

Үз авылдашына үтерү белән янаган 1955 елгы Иске Котыш кешесенә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Лашманда өч егет 1995 елгы кызны кыйнаганнар. Аларның кемлеге ачыклана.

Районда "Нерест" һәм "Курорт" оператив-профилактик чаралар дәвам итә.

03 Ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 18-20 чакыру булган. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, узган шимбә, якшәмбе көннәрендә салкын тидерүнең биш очрагы теркәлгән (нигездә - балалар). Ике кеше көнкүрештә имгәнгән. Чакыртуларның күбесе югары кан басымыннан интегүчеләр һәм хроник авырулар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 24 заявка үтәгәннәр. Газчыларга давыл вакытында зыян күргән авылларда газ белән тәэмин итүне җайга салырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined