4 декабрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр, сак булыгыз: мошенниклар – МЧС киеменннән
Ялганчылар гадәттән тыш хәлләр хезмәте белгечләре яки газчылар рәвешендә кеше алдап йөри башлаганнар. Алар МЧС хезмәткәрләренеке сыман киемнәрдән өйләргә кереп, әүвәл тикшергән булып, халыкка ат бәясенә янгын хакында хәбәр салгычлар (извещательләр) яки газ чыгуны күрсәтүче датчиклар тәкъдим итәләр.
-
Түбән Кәминкә егетенә армия хезмәте ошаган
Көзге чакырылыш чоры: берәүләр улларын армия сафларына озатса, икенчеләр бер ел аерылышып торганнан соң якыннары белән очраша. Ноябрьнең соңгы көннәрендә Түбән Кәминкә авылыннан Сафиннар да шундый күңелле мизгелләр кичерде, икенче уллары Раил армиядән кайтты.
-
Альмир тагын лауреат
Район мәдәният йорты методисты Альмир Жораев Йошкар-Олада узган “Үзеңне күрсәт” (“Прояви себя”) Бөтенроссия фестивалендә икенче дәрәҗә лауреат булган.
-
“Эш сорауның гаебе юк”,- ди Виталий Логинов
Интернетта, социаль челтәрләрдә Чирмешәнгә кагылышлы кайсы төркемне ачсаң да, Виталий Логиновның белдерүе килеп чыга. “Теләсә нинди эш кирәк...” дип башланучы игъланны укымаучы юктыр. Кем соң ул Виталий Логинов? Мөгаен, бу газета укучыларыбызга да кызык булыр.
-
Каенатам яхшы кияү иде
Газетада игълан ителгән кияүләр хакында язмалар конкурсы турында соңрак ишеттем. Аннан “Кайсы киявемне мактыйм икән”, - дип баш ватып алдым һәм, уйлый торгач, үткән заманга кайтып, бәйге инде узса да, авылыбызның иң абруйлы кияве – каенатам Минәхмәт Хәйрулла улы турында язарга ниятләдем.
-
2018 елда Татарстанның мәктәп укучылары 7 меңнән артык законсыз чүплек урынын ачыклаган
ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.