4 август 2016 яңалыклары
-
“Чирмешән АГРО“ җәмгыятендә арпа суктыралар
"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә тиешле мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә комбайннар үтте дә. Биредә инде берничә көн арпа суктыралар. "Сөлчә", "Авангард", "Агропродукт", "Лениногорск Агрофирмасы" да темпны көчәйтә баралар. "Алга"да исә уракка керештеләр генә. Уңыш та бик начар монда. "Үтәмешагро" да соңга кала. Тулаем район буенча 12 мең 438 гектардан бөртек суктырып алынган (барлык...
-
Чирмешәнлеләр кызу көннәрне ничек үткәрә?
Урамда эссе. Инде ничә көн термометр 30дан югары температура күрсәтә. Кызудан ничек сакланырга, эссене ничек җиңелрәк кичерергә? Шул хакта райондашларыбыздан да сорашырга булдык. Һади Шәйдуллин: - Мин эссене җиңел кичерәм. Рәхәтләнеп йөрим. Исәнлегем, Аллага шөкер, яхшы. Эчүен күбрәк эчеләдер инде, сөтле кайнар чәйгә өстенлек бирәм. Зоя Ларионова: - Кызуны авыр...
-
“Ромашка“ танымаслык булып үзгәрә
Арбаны-кыштан, чананы җәйдән әзерлә, дигән әйтемне истә тотып, район мәгариф оешмалары биналарында да җәйге каникуллар чорында ремонт, төзелеш эшләре үткәрелә. -Чирмешәндә "Ромашка" балалар бакчасында, Түбән Кәминкә мәктәбендә һәм балалар бакчасында зур ремонт бара, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов. - Түбән Кәминкәдә эш тәмамланып килсә дә, "Ромашка"да эш...
-
Ахыр чиктә кем җиңүче? Федераль Сабан туе көрәше бәхәсе тынмый
Федераль Сабантуйда килеп чыккан ыгы-зыгыдан соң Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган очрашуда Федераль Сабантуйда 100 кг үлчәүдә беренче урын алган Раил Нургалиев та үз фикерен җиткерде. Татарстанның атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча берничә тапкыр дөнья чемпионы Раил Нургалиев хөкемдарлар тарафыннан...
-
Элмәледә өй туйлары еш була
Районда торак төзелеше буенча, Чирмешәнне исәпкә алмасак, Яңа Элмәле авыл җирлеге беренчелекне яулый дип була, бүген биредә ике авылга дүрт йорт төзелә. Яңа Элмәледә яшәүче Ольга Бикмурзина һәм Олег Петров, Галина һәм Владимир Никитиннар гаиләләренең өйләре әзер диярлек. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче әлеге гаиләләргә республика программасы нигезендә торак төзү өчен...