Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Ромашка“ танымаслык булып үзгәрә

Арбаны-кыштан, чананы җәйдән әзерлә, дигән әйтемне истә тотып, район мәгариф оешмалары биналарында да җәйге каникуллар чорында ремонт, төзелеш эшләре үткәрелә. -Чирмешәндә "Ромашка" балалар бакчасында, Түбән Кәминкә мәктәбендә һәм балалар бакчасында зур ремонт бара, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов. - Түбән Кәминкәдә эш тәмамланып килсә дә, "Ромашка"да эш...

Арбаны-кыштан, чананы җәйдән әзерлә, дигән әйтемне истә тотып, район мәгариф оешмалары биналарында да җәйге каникуллар чорында ремонт, төзелеш эшләре үткәрелә.

-Чирмешәндә "Ромашка" балалар бакчасында, Түбән Кәминкә мәктәбендә һәм балалар бакчасында зур ремонт бара, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Миргалимов. - Түбән Кәминкәдә эш тәмамланып килсә дә, "Ромашка"да эш байтак әле.
Түбән Кәминкәдә мәктәп белән балалар бакчасы урнашкан бина сайдинг белән тышланган, җылылык системасы яңартылган, санузел ясалган, кабинетлар, коридор зәвыклы итеп ремонтланган. Август ахырына мәктәп балаларны кабул итәргә әзер булачак. Яшәүче авылындагы башлагыч мәктәп тә укучыларны 1 сентябрьдә яңа төстә каршы алыр. Биредә дә капиталь ремонт тәмамлану ягында.
Иске Котыш мәктәбе дә "яңа күлмәк" кия, аны сайдинг белән тышлыйлар. Бу уку йортының котельныен да тышлап куйдылар.
Республика бюджетыннан, (газлаштыру фондыннан) бирелгән акчага Бәркәтә, Иске Котыш мәктәпләре һәм Әккәрәй балалар бакчасы котельныйларында капиталь ремонт бара. Аларда яңа газ казаннары урнаштырыла, морҗалар яңартыла, бинаның эче дә яңа төс ала. Әккәрәйдә котельныйның ишек һәм тәрәзәләре алмаштырылып, бина тышлана, түбәсе дә яңартыла.
Район бюджетыннан бүленгән акчага Ульяновка мәктәбенең котельные ремонтлана, ә Иске Элмәле мәктәбен җылыту өчен блок-модульле яңа котельный төзеләчәк.
Чирмешәннең беренче санлы мәктәбенә янкорма итеп төзелүче спорт залын да 1 сентябрәгә өлгертергә ниятлиләр. Аның стеналары күтәрелгән, бүген түбәсен ябалар, тирә-юнен төзекләндерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчада капиталь ремонт арба чана Балалар бакчалар