Авыл хуҗалыгы

“Чирмешән АГРО“ җәмгыятендә арпа суктыралар

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә тиешле мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә комбайн­нар үтте дә. Биредә инде берничә көн арпа суктыралар. "Сөлчә", "Авангард", "Агропродукт", "Лениногорск Агрофирмасы" да темпны көчәйтә баралар. "Алга"да исә уракка керештеләр генә. Уңыш та бик начар монда. "Үтәмеш­агро" да соңга кала. Тулаем район буенча 12 мең 438 гектардан бөртек суктырып алынган (барлык...

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә тиешле мәйданнарның яртысыннан күбрәгендә комбайн­нар үтте дә. Биредә инде берничә көн арпа суктыралар.

"Сөлчә", "Авангард", "Агропродукт", "Лениногорск Агрофирмасы" да темпны көчәйтә баралар.
"Алга"да исә уракка керештеләр генә. Уңыш та бик начар монда. "Үтәмеш­агро" да соңга кала.
Тулаем район буенча 12 мең 438 гектардан бөртек суктырып алынган (барлык мәйданның 33 проценты).
Әлегә иң югары уңыш "Чирмешән АГРО"да, монда гектардан уртача 34,1 центнер бөртек җыялар. Уҗым бодае, арыш, арпа да уңган, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда (гектар көче 34 центнер), "Лениногорск Агрофирмасы" (30,3), "Авангард" та (25,1) яхшы уңыш үстергәннәр. "Чирмешән АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Авангард", "Агропродукт"
көзге чәчү өчен байтак җир әзерләп, эшкәртеп куйганнар.
Әлегә район буенча 3200 гектар җир туңга сө­релгән.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


арпа

Нет комментариев