4 июль 2016 яңалыклары
-
Яшь чирмешәнлеләргә торак төзергә дәүләт тә булыша
"2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыллар территориясен тотрыклы үстерү" программасы буенча торак төзү өчен районда 79 гаиләгә тантаналы шартларда сертификат тапшырылды. 2006 елдан, авыл җирендә яшәүчеләргә шундый ярдәм күрсәтелә башлаганнан бирле, дәүләт ярдәме алган 201 райондашыбыз өй туе үткәргән. Бу программа буенча әле тагын 292 гаилә, булышлыкка өметләнеп, чиратта...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Ураза гаете уңаеннан котлавы
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме - Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга, ватаныбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде. Рамазанда кылган...
-
Чирмешән ярминкәсендә чиләкләп җиләк саттылар
Быел җиләк бик уңды. Узган атна ярминкәсендә дә аны сатучылар күп иде. Җир җиләгенең 4 литрлы чиләктәгесенә - 400-450, бакчаныкына 2 литрлыга 200 сум сорыйлар. Помидорга бәя акрынлап төшә башлады, аның килосы 50-100, ә кыяр 60 сумга "тарта". Ярминкәдә катнашазык, бройлер чебешләр, бәпкәләр, кием-салым, чәчәкләр, азык-төлек, ит тә бар иде....
-
Бүген эштән 1 сәгатькә иртәрәк кайтабыз
Татарстан халкы 5 июль көнне Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә. Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Быел Ураза бәйрәме 5 июльгә...
-
Чирмешән мәчетендә – көн саен мәҗлес
Бүген, Рамазан аеның соңгы көнендә дә Чирмешән мәчетендә ифтар ашы уздыралар. Кичә биредә йөзгә якын кешене Чаллыдагы "Сабыр" кибете хуҗасы Раил Гыймадиев оештырган мәҗлестә сыйладылар. Раил һәм Алия ике бала үстерәләр, кибетләрендә үзләре теккән мөселман киемнәре саталар икән. -Алла кабул кылсын, инде берничә ифтар мәҗлесе уздырдык, киләсе елда Казанда да...
-
Чирмешән районында бер атна эчендә ике җинаять эше кузгатылган
01 Районда үткән атнада янгыннар булмаган. Янгын - коткару хезмәте бригадасы юл-транспорт вакыйгасы урынына чыккан. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 50 хәбәр кергән. Ике очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Район хәзерләүләр конторасы складыннан тимер профильләр һәм евровагонка урлаганнар. Девичья Поляна поселогында яшәүче 1963 елгы ир-ат үтерү белән янаган өчен...
-
Чирмешән мәчетендә - көн саен мәҗлес (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадыйр ГОМӘРОВ фотолары.