3 декабрь 2019 яңалыклары
-
Кармыш сыерлары сөтле
Кармыш авыл җирлегеннән хәзерләүчеләргә көн саен уртача 900 килограмм, ягъни узган елның шушы чорындагыдан да 400 килограммга күбрәк сөт озаталар. Биредә 151 баш сыер бар.
-
Полиция хезмәткәре Дагыстанга командировкага китте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсе тагын бер хезмәткәрен - җинаятьләр эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Илнар Җиһаншинны Төньяк Кавказга, Дагыстан республикасына алты айга хәрби командировкага озатты. Чирмешән егете Илнар Илфак улы барырга үзе теләк белдергән.
-
Исламия Мәхмүтова вафат
Мәрхүмә белән хушлашу 2019 елның 4 декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була.
-
Шәймиев: Бөтендөнья мирасы исемлегендә астрономия җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәгән
Галимнәр төркеме ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен КФУның астрономия обсерваторияләренең номинацион досьесын әзерләргә керешәчәк.
-
Укырга кергән, әмма укымый
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышына укырга йөрмәүче балаларны, аларның әниләрен чакырганнар.
-
Чирмешән районы комбайнчыларын премияләр көтә
Татарстан Республикасында игеннәр урып-җыюда катнашкан комбайнчыларның иң-иң уңганнарын ачыкладылар. Алар арасында безнең районныкылар да бар.