3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район башлыгы “Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да массакүләм мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында "Якыннарыңны яздыр" дип аталган социаль акциягә кушылды. Әлеге акция барышында теләге булган һәркем якыннары исеменә адресланган газета - журналларга подписка рәсмиләштерә ала. Матбугат чараларына туганнарны гына түгел, башка кешеләрне дә: ярдәмгә мохтаҗ, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен яздырырга мөмкин. Фердинат...
-
Искекадилы лотереяга - ”Москвич - 412” машинасы откан
Татарстан автономияле республикасы оешуга 2020 елда 100 ел була. Үткән тарихыбыз, шушы заман сулышы район газетасы битләрендә дә чагыла. "Ленин юлында", "Безнең Чирмешән" төрле елларда менә ниләр язган. 10 ел элек Кара Чишмәдә, элеккеге гадәт буенча, механизаторларны һәм терлекчеләрне Октябрь бәйрәме ашына дәшмәкчеләр. 3 ноябрь, 2006 ел саны. Кармышка һәм...
-
Мордва Афонькәсендә авыл башлыгы һәм участок уполномоченные янәшә кабинетларда утыралар
Хәзер Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләренең үз бинасы бар, аны республика программасы буенча өлгерттеләр. Анатолий Петров җитәкләүче төзелеш оешмасы ярты елга вакыт эчендә менә дигән бина салып куйган. Сыйфатлы эшләгәннәр. Газ, су, канализация, электр челтәрләре сузылган, хәтта эчтә бәдрәф тә бар. Төзелешкә республикадан 1 миллион 300 мең, районнан...
-
Татарстанда 17 яшьлек егет сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән
Әлмәттә 17 яшьлек егет саксызлыгы аркасында сәнәк белән кадап, әбисенең гомерен өзгән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Хәл болайрак булган: 30 октябрь көнне Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында егет 68 яшьлек әбисенә бакча эшләрендә ярдәм иткән. Сәнәк белән эшләгән вакытта ялгыш кына егетнең сәнәге әбисенең күкрәк читлегенә эләгә һәм...
-
Мордва Афонькәсендә авыл башлыгы һәм участок уполномоченные янәшә бүлмәдә утыралар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Һәр бала белем алырга, яклауга хокуклы
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башка кайбер җаваплы хезмәткәрләр дә катнашкач, сөйләшү тагын да конкретрак булды. Районда мөмкинлекләре чикле, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балаларны укыту һәм тәрбияләү, тернәкләндерү юнәлешендә билгеле бер эш алып барыла. Андыйлар...
-
“Безнең Чирмешән“ - сезнең газета
2017нче елның беренче яртысында алдыру өчен, бер меңнән күбрәк райондашыбыз "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газеталарына заказ карточкасы тутырган да. Газета-журналларга язылу дәвам итә. Ә сез заказ карточкалары тутырдыгызмы әле?
-
"Сөлчә"дә культиваторлар төзек килеш кыш чыгар
"Сөлчә" җәмгыятендә 146 тырманың барысын да төзәтеп куйганнар, инде культиваторларны сафка бастыралар. - 5 культиваторның өчесенә осталар кулы тиде дә, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. - Аннары чәчкечләргә тотынабыз, алар бездә өчәү. Ремонтлый торган урын иркен, якты. Ремонт звеносы членнары - тракторчылар (әлегә тракторларына аерым эш юк) Шамил Минхәеров...
-
Татарстанда юл һәлакәтләре дәвам итә
Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Юл һәлакәте Ямаш авылы янында көндезге 10нан соң булган. «Ссанг Йонг» һәм «Джили» автомобильләре бәрелешү аркасында дүрт кеше зыян күргән, алар арасында хатын-кыз һәм ике бала...
-
Россиянең паралимпия җыелма командасы Казанга чаңгы марафонына киләчәк
2017 елның 4 февраленә билгеләнгән марафон дөнья Кубогына оештырылучы ярышлар белән бер вакытка туры килә, шуңа күрә шик бар иде. Чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Россиянең паралимпия җыелмасы тренеры Ирина Громова команданың тулы составта 2017 елның 4 февралендә Казанда узачак чаңгы марафонында катнашачагын раслады. Ярышлар «Локомотив» стадионында узачак. Бу хакта...
-
Хезмәткә - хөрмәт
Районны социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Митякин Александр Константинович - Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы; Нәгыймов Илдус Миндар улы - "Чирмешән АГРО" ҖЧҖ шоферы; Хәлимов Илдус Ильяс улы - Чирмешән автотранспорт предприятиесе генераль директоры; Мәссарова Гөлүсә Габдрәшит кызы -...