Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр бала белем алырга, яклауга хокуклы

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башка кайбер җаваплы хезмәткәрләр дә катнашкач, сөйләшү тагын да конкретрак булды. Районда мөмкинлекләре чикле, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балаларны укыту һәм тәрбияләү, тернәкләндерү юнәлешендә билгеле бер эш алып барыла. Андыйлар...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм башка кайбер җаваплы хезмәткәрләр дә катнашкач, сөйләшү тагын да конкретрак булды.

Районда мөмкинлекләре чикле, сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балаларны укыту һәм тәрбияләү, тернәкләндерү юнәлешендә билгеле бер эш алып барыла. Андыйлар аерым контрольдә. Әмма алар һәм хокук бозган яшүсмерләр, балалар белән эшне ничек оештырасын алдан ук конкрет планлауга игътибар җитеп бетми. Районда яшүсмерләр клублары юк. Балага шөгыль, үзен күрсәтергә мөмкинлек тудырырга кирәк.
Мөмкинлекләре чикле, инвалид балаларны укыту өлкәсендә дә эшебез яхшырту сорый. Белем бирү учреждениеләренең нибары дүртесе генә каршылыксыз мохит таләпләренә туры килерлек итеп җиһазланган.
2016нчы елда районда социаль куркыныч хәлдәге 23 гаиләдә балигъ булмаган 43 бала ведомствоара социаль тернәкләдерү консилиумында (МСРК) исәптә торган, 12 гаиләдән 25 яшүсмер быел ачыкланган, 15 гаиләдән 28 яшүсмер исәптән төшерелгән.
Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина безгә бу юлы килүендә кабул итү дә үткәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, Чирмешән районында психологлар бик аз, ә аларга ихтияҗ бар. Быел районда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозулар былтыргыдан да күп. Мондый хәлләрне кисәтү, булдырмау зарур. Иминлек, тәртип ягыннан начар, куркыныч гаиләләрне вакытында ачыкларга, исәпкә куярга, кайвакыт әти-әниләренә карата да катгыйрак чаралар күрергә кирәк. Нәрсәдер булганны көтмик, алар булмасын да. Күп бәлаларның башы - аракыда. Алкогольгә бәйлелектән коткару - кулдан килерлек эш, тиешле хезмәтләрнең бурычы да.
Утырышта район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова да чыгыш ясадылар. Алар социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм яшүсмерләрне исәпкә алу һәм мониторинг үткәрү, андыйларга булышу, инклюзив белем бирү турында сүз алып бардылар.
- Бүген монда күтәрелгән бик мөһим мәсьәләләр игътибарсыз калмас, алдагы чорга конкрет чаралар планы эшләнер, - диде утырышны алып баручы, комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Удачина бала хокуклары