Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Искекадилы лотереяга - ”Москвич - 412” машинасы откан

Татарстан автономияле республикасы оешуга 2020 елда 100 ел була. Үткән тарихыбыз, шушы заман сулышы район газетасы битләрендә дә чагыла. "Ленин юлында", "Безнең Чирмешән" төрле елларда менә ниләр язган. 10 ел элек Кара Чишмәдә, элеккеге гадәт буенча, механизаторларны һәм терлекчеләрне Октябрь бәйрәме ашына дәшмәкчеләр. 3 ноябрь, 2006 ел саны. Кармышка һәм...

Татарстан автономияле республикасы оешуга 2020 елда 100 ел була. Үткән тарихыбыз, шушы заман сулышы район газетасы битләрендә дә чагыла. "Ленин юлында", "Безнең Чирмешән" төрле елларда менә ниләр язган.

10 ел элек
Кара Чишмәдә, элеккеге гадәт буенча, механизаторларны һәм терлекчеләрне Октябрь бәйрәме ашына дәшмәкчеләр.
3 ноябрь, 2006 ел саны.
Кармышка һәм Әккәрәйгә читтән дә дистәгә якын куәтле чөгендер алу комбайннары булышка килгән. Аларга эш байтак әле.
3 ноябрь, 2006 ел.
"Энергосбыт" оешмасы якын арада, "Энергетиклар көне" тирәсендә "өй туе"уздырачак.
30 ноябрь, 2006 ел.
Югары Чегодайда урам коелары да аз. Авыл тау башында утырганга, теләсә кайсы урында су да чыкмый икән. Унар мең сум түләп йорт коесы казытып та, аның суыннан файдалана алмаучылар бар.
9 декабрь, 2006 ел.
Мордва Афонькәсе мәктәбендә Советлар Союзы Герое, якташыбыз Павел Алексеевич Цаплинның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә булды.
30 декабрь, 2006 ел.
20 ел элек
Лагеркада янә дистәләрчә йорт газ челтәренә тоташтырылды.
6 ноябрь, 1996 ел.
25 ноябрь, дүшәмбе көн. Онытмагыз: бу - Чирмешәндә беренче мәчет төзү өчен нигез казый башлаган көн.
26 ноябрь, 1996 ел.
"Агропромснаб" территориясендә урнашкан мини-завод җәйге кызу көннәрдә тәүлегенә 600шәр данә яхшы сыйфатлы керамзит блоклар җитештерде.
29 ноябрь, 1996 ел.
Югары Кәминкә авылы мәдәният йорты яңа елда үзенең ишекләрен ачар... Бинаның идәне җәелде, хәзер сәхнә өлеше ясала.
18 декабрь, 1996 ел.
30 ел элек
Әмирдә яңа гына төзелгән клуб эшли башлады. Яшьләр көн саен төрле кинофильмнар белән танышалар. Ял кичәләре аеруча күңелле уза.
5 ноябрь, 1986 ел.
Быел районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралардан иң югары уңыш "Шушма" колхозында алынды - һәр гектардан 27, 4 центнер.
14 ноябрь, 1986 ел.
Соңгы ике елда комсомол сафларына 36 колхозчы, 10 эшче, 672 укучы кабул ителде.
19 ноябрь, 1986 ел.
"Новый путь" колхозында бүгенге көнгә 1150 гектар җирдә кар тоту өчен буразналар ерылган. Николай Миронов, Анатолий Васильевлар көнне төнгә ялгап, үзләрендә зур җаваплылык хисе тоеп эшлиләр.
26 декабрь, 1986 ел.
40 ел элек
Тукай исемендәге колхозда йөк машинасында шофер булып эшләүче Әбүзәр Сафиуллин Иске Кади авылы кибетеннән алган 30 тиенлек лотереяга 5017 сумлык "Москвич - 412" җиңел автомобиле отты.
11 ноябрь, 1976 ел.
Тукай, Ильич, Ворошилов исемнәрендәге, "Красный Октябрь", "Татарстан", "Прожектор", "Урал" колхозлары соңгы вакытта басуларга шактый күләмдә черемә чыгардылар.
24 декабрь, 1976 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы москвич