3 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән аграр техникумында быел 210 студент белем ала
Чирмешән аграр техникумында яңа уку елында 210 студент белем ала, шуларның 75 се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр.
-
Сентябрь аенда бакчада нәрсәләр эшләргә?
Сентябрьдә бакчачының төп эшләре өлгергән уңышны җыю, аны эшкәртү һәм саклауга салу гына түгел. Чын бакчачының бу чорда эше күп, чөнки нәкъ менә шушы вакытта киләсе ел уңышына нигез салына.
-
Чирмешән районында угрылар үләт базы калайларына кызыкканнар
Караклар Ивашкино авыл җирлеге территориясендәге үләт базының 10 табак профнастилын урлап киткәннәр. Бу эш буенча тикшерү бара.
-
Чирмешән районындагы төнге фаҗига хакында иртән генә мәгълүм булган
Кичә төнлә Лашман авылы һәм “Күтәмә борылышы” арасындагы юл участогында Шевроле-Круз автомашинасы әйләнеп капланган. Ни кызганыч, аның йөртүчесе шунда ук һәлак булган
-
Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә дә уку елы башланды
Балалар сәнгать мәктәбе бүлекчәләрендә балалар шөгыльләнә башласалар да, укучылар кабул итү әле дәвам итә.
-
Чирмешән районы комбайнчылары ярышы лидеры 3139 тонна бөртек суктырган
Район комбайнчылары ярышында “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан Сергей Борисов беренче урынга чыкты. Ул 1002 гектарда эшләп, 3139 тонна бөртек суктырган.
-
Чирмешәнлеләр “Халык контроле”нә юллар начарлыгына зар белдерәләр
Республика порталының "Халык контроле" мәгълүмати системасына безнең районнан агымдагы елның узган сигез аенда 22 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе территорияләрне һәм юлларны төзекләндерү мәсьәләләренә кагыла.