2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Иске Кади әниләрен “Шатлык” та котлаган
"Шатлык" җыр төркеменә йөрүче балалар инде дүртенче ел рәттән апаларны, әбиләрне бәйрәмгә дәшә. "Әниләр көне"ндә быел да авыл мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын булмаган. "Дөньяга хәят биргән ананы олылыйк" дип аталучы кичәнең һәр номерын алкышларга күмгәннәр монда. Алып баручылар Равил Закиров белән Гөлчәчәк Мортазина да тәмам остарганнар:...
-
Чирмешәндә Франк Мур тасмасы тараттылар
1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучылар район үзәге урамнарында кызыл тасмалар таратты. Әлеге замана авыруына каршы җәмәгатьчелек игътибарын арттыру максатында Франк Мур дигән рәссам 1991 елда СПИДка каршы көрәш символы итеп кызыл тасма тәкъдим итә. -Мондый тасманы үзебез дә тагып чыктык. Белгәнебезчә,...
-
Чирмешән районында яшәүче эстон кызы татарча шигырьләр яза
Алтмыш елдан артык гомере Кызыл Ярда узган Асия апа язмышына бик рәхмәтле. "Кызыл Ярым, Кызыл Ярым! Синдә туган сөйгән ярым. Синдә үсте балаларым, Сүзем бик күп, Күңел тулган чагым..." Бу поселокка яшь укытучы, яшь килен булып бик ерактан килеп урнашкан Аста Карловна ире Мингата белән алты бала үстергәннәр. Ире мәрхүм...
-
Чирмешән остасы пушка ясаган
Ату коралының "снарядлары" юк әле. Оста - Сәлимҗан Гамиров якын арада аңа дүрт ядрә әвәләмәкче. Туган як тарихы музее белгечләре әйтүенчә, пушка макетын 16-17 гасырларныкына охшатып ясаганнар. Биредә эшләүче хезмәткәр, һөнәре буенча рәссам Сәлимҗан Гамиров бу эшне әллә ни озакка да сузмаган - агач пушканы бер атна дигәндә өлгертә дә....
-
Чирмешәнлеләр әниләргә һәйкәл сорый
Язын район үзәгендә әниләргә һәйкәл төзергә керешерләр дә шәт. Бүген, Бөтенроссия күләмендә гражданнарны бердәм кабул итү көнендә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кул астында эшләүчеләргә һәйкәл бастыру өчен урын сайларга әмер бирде. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең туган як тарихы музеендгы офисында кабул итүгә җитәкчеләр янына Кара Чишмәдән Саимә апа Моратова...