Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә Франк Мур тасмасы тараттылар

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучылар район үзәге урамнарында кызыл тасмалар таратты. Әлеге замана авыруына каршы җәмәгатьчелек игътибарын арттыру максатында Франк Мур дигән рәссам 1991 елда СПИДка каршы көрәш символы итеп кызыл тасма тәкъдим итә. -Мондый тасманы үзебез дә тагып чыктык. Белгәнебезчә,...

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучылар район үзәге урамнарында кызыл тасмалар таратты.

Әлеге замана авыруына каршы җәмәгатьчелек игътибарын арттыру максатында Франк Мур дигән рәссам 1991 елда СПИДка каршы көрәш символы итеп кызыл тасма тәкъдим итә.
-Мондый тасманы үзебез дә тагып чыктык. Белгәнебезчә, СПИД кешеләргә җенси юл белән йога. Ул кан аша да, авыру анадан балага да күчәргә мөмкин. Без бүген халыкка шул турыда аңлатабыз, буклетлар таратабыз, - ди техникумның беренче курс укучысы Елена Мещева.
Совет урамына "төшкән" яшьләр десанты үткән-барганнарга, бер уңайдан, тәмәке зарары хакында да искә төшерде.
-Бик вакытлы очраттылар әле мине дә. Тартуны ташлап йөрүем, - ди Чирмешәннән Марсель Сәгыйров. - Начар гадәткә армиядән өйрәнеп кайткан идем, 21 ел булды. Менә бер ай тартмадым инде. Кыенрак булса да, түзәм, ташлыйм булгач, ташлыйм, дип сүз бирдем. Ник дисәң, беренчедән, улыма 10 яшь. Аңа мин нинди үрнәк. Тәмәке кабындагы ямьсез рәсемнәрне күргәч, ул да, әти тартма инде, дип оялтты үземне. Аннан, кырыкны узгач, тәмәкенең зарары исәнлектә сизелә, тынны кыса башлады. Өченчедән, санап карасаң, бу кесәгә яхшы ук суга. Менә мин көненә 70 сумлык бер кап сигарет бетерә идем. Бүген очраган кызлар, егетләр мине яхшы нияттә булуыма тагын инандырдылар. СПИД турында сөйләүләре дә яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы СПИД Акцияләр