Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр әниләргә һәйкәл сорый

Язын район үзәгендә әниләргә һәйкәл төзергә керешерләр дә шәт. Бүген, Бөтенроссия күләмендә гражданнарны бердәм кабул итү көнендә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кул астында эшләүчеләргә һәйкәл бастыру өчен урын сайларга әмер бирде. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең туган як тарихы музеендгы офисында кабул итүгә җитәкчеләр янына Кара Чишмәдән Саимә апа Моратова...

Язын район үзәгендә әниләргә һәйкәл төзергә керешерләр дә шәт. Бүген, Бөтенроссия күләмендә гражданнарны бердәм кабул итү көнендә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кул астында эшләүчеләргә һәйкәл бастыру өчен урын сайларга әмер бирде.

"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең туган як тарихы музеендгы офисында кабул итүгә җитәкчеләр янына Кара Чишмәдән Саимә апа Моратова әнә шундый ил йомышы белән килгән. Район үзәгендә әниләргә һәйкәл кирәклеге хакында моңа кадәр район газетасы битләрендә башка якташларыбыз әлеге идеяне хуплап, үз фикерләрен белдерделәр. Күпчелек бу изге эштә матди ярдәм күрсәтергә дә әзер. Ниһаять, бу юнәлештә "боз" кузалырдыр. Язга кадәр һәйкәлнең урынын билгеләү, эскизларын ясату, язу-сызу эшләрен төгәлләү бурычы куелды.
Бүген иртән район башлыгы гозер-сораулар белән килгән унике якташыбызны кабул итте. Кемгәдер эш хакы түләмиләр. Ялгызы биш бала үстерүче бер әнигә торак кирәк. "Әфганчы"лар да торак сорый. Лашманнан килгән хатын-кыз Чирмешәнгә маршрут автобусы хәрәкәте өзелмәсен иде, дип кергән. Район үзәгенең Беренче Май урамындагы бер өлешендә юл начар.
Район җитәкчесеннән соң "эстафетаны" район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров алып, гражданнарны кабул итүне ул дәвам итте. Төштән соң үтенечләрне республиканың Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләймановның ярдәмчесенә җиткерергә мөмкин иде. Авылларда җирлек башлыклары да бу көнне эш урыннарында булып, шулай ук халык фикерен белештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әниләргә һәйкәл кабул итүләр