Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Иске Кади әниләрен “Шатлык” та котлаган

    "Шатлык" җыр төркеменә йөрүче балалар инде дүртенче ел рәттән апаларны, әбиләрне бәйрәмгә дәшә. "Әниләр көне"ндә быел да авыл мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын булмаган. "Дөньяга хәят биргән ананы олылыйк" дип аталучы кичәнең һәр номерын алкышларга күмгәннәр монда. Алып баручылар Равил Закиров белән Гөлчәчәк Мортазина да тәмам остарганнар:...

    "Шатлык" җыр төркеменә йөрүче балалар инде дүртенче ел рәттән апаларны, әбиләрне бәйрәмгә дәшә.

    "Әниләр көне"ндә быел да авыл мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын булмаган. "Дөньяга хәят биргән ананы олылыйк" дип аталучы кичәнең һәр номерын алкышларга күмгәннәр монда. Алып баручылар Равил Закиров белән Гөлчәчәк Мортазина да тәмам остарганнар: тамашачыларны "кулда тота" беләләр. Шундый күңелле кичә ясаганнары өчен, яшь артистларга һәм аларның җитәкчеләре Гөлинә Вәгыйзовага кунаклар, авыл җирлеге һәм "Авангард" хуҗалыгы җитәкчеләре дә бик зур рәхмәтләр әйткән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: