2 август 2017 яңалыклары
-
Габделхәй Биктаһиров: “Хәниянең күңеле хәвеф киләсен сизде”
Халкыбызның моң алиһәсе Хәния Фәрхинең үлеме аяз көнне яшен суккандай булды. Әлфия апаның вафатыннан соң сөйләшүебездә: "Бик елыйм әле, дустым... Авыр. Әлфия апа мине дәвамчым дигән иде"... дип әйткән иде. Үзенең 40 елга якын иҗади хезмәте белән ул чыннан да Әлфия Афзалованың эшен дәвам итте. Үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы...
-
Иске Котышта урамнарның күбесе чиста, чәчәкләр “ышыгында“ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза. (Казан, 2 август,"Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының...
-
Һәр җомга Чирмешәнгә парк-скверга килегез
Хәзер өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-скверда һәр атнаның җомгасында, 18 сәгатьтә балалар өчен күңел ачу чарасы уздырыла. Үткән атнада да биредә халык күп җыелды. Скверда район мәдәният йорты, үзәк китапханә һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре үзләренең мәйданчыкларын булдырды. Музыка астында, алар балаларга төрле конкурслар, ярышлар, уеннар оештырдылар.
-
Бер елда “Татар әдәбияты үзәге” сайтын 15 мең кеше файдаланган, 1 500 китап сатылган
"Сайтка өстәмә рекламалар ясалмады, кулланучылар үзләре кызыксынып тапты", - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин. (Казан, 2 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының...
-
Чирмешән районында сыерлар күбәя
Хәтта кайбер зур-зур авыллардагы сыер көтүләренә нибары 30-40 баш кына мал йөри. Сыер асраучылар кими бара кебек үзе, ә менә район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән белешүебезчә, быел районның шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны 2000 (узган елда - 1833) башка җиткән. Былтыргы беренче яртыеллык белән чагыштырганда сөт сату да 8 процентка арткан....
-
1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды
Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек. Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак. Министрлыкның...
-
Утыз Имәндә электр үткәргечләрен яңарттылар
Утыз Имән авылында ут тикшерүчеләр санагычларны карау өчен өйгә кереп тормаячак, җиһазлар хәзер һәр йорт каршында урамда урнаштырыла. Электр үткәргеч линияләрен үзгәртеп кору вакытында биредә яңа агач баганалар утыртканнар, бу бер яктан ныграк, ышанычлырак, икенчедән, агач авыл йөзен дә саклый төшә. Ә бетоннан ясалганы җил-давыллар вакытында тиз сына икән, райондагы...
-
«Ул тамашачысын шундый ярата иде! » (Хәния Фәрхинең кызы Алия б/н ӘҢГӘМӘ)
Хәния Фәрхи гомеренең соңгы көннәрен ничек үткәргән? Сәламәтлегенә бәйле нинди проблемалар кичергән? Аны ни өчен Казанда җирләгәннәр? Дистә еллар буе әнисен гастрольдән көтеп һәм аның гомере өчен куркып яшәгән Алия «Татар-информ»га эксклюзив интервью бирде. - Алия, Хәния апа тамашачысыннан риза-бәхил булып китте дип әйтә аласызмы? - Бу һичшиксез шулай. Ничек...
-
Татарстанда кызу һава торышы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 2 августта алмашынучан болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән республикада кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан исә, яшен вакытында көчәеп, тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика районнарында төнлә минималь һава температурасы +13..+18 булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска җитәчәк....
-
Кара Чишмәдә суган ала башлаганнар
Кара Чишмәдә орлык суганын ала башлаганнар. Гадәттә, бу авыл халкы бу эшкә беренчеләрдән булып керешә. -Безнең авылда суган үстерү белән шөгыльләнүче гаиләләләр күп, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Гөлназ һәм Илназ Әгълүковлар, Фикес һәм Рәҗәп Мортазиннар, Хәдия һәм Нурислам Могыйновлар шундыйлардан, алар ел саен эре...