2 июль 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә җил көчәя
Бүген, 2 июльдә, 18:00 сәгатьтә Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы зур. Мондый күренеш 3 июльнең 18:00 сәгатенә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һәм 3 июльдә көндез Татарстанда төньяк-көнбатыш җилнең урыны белән секундына 16, Казанда 15 метрга җитеп көчәюе көтелә. Яшенле яңгыр...
-
Чирмешәнлеләр исерек хәлдә транспорт чарасын йөртүдән курыкмыйлар
1 июльдән Россиядә юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлы әйберләр булырга һәм алар транспорт йөртүченең әлеге әйберләрне-элементларны күрерлек итәргә тиеш. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен җәяүле 500 сум штрафка тартылачак. Әлеге үзгәрешләр нигезендә...
-
Бәркәтәдә яшәүче Ибраһимовлар солдатлар каршы алалар
Бәркәтә авылында Ибраһимовлар гаиләсе бу көннәрдә зур шатлык кичерә. Фәридә ханымның олы улы Айрат исән-сау армия хезмәтеннән кайткан, инде икенче улы Айнурны да көтәләр. Үткән елның 25 июнендә туганннары белән хушлашкан Айрат Ибраһимов, нәкъ бер елдан - 29 июньдә туган нигезенә кайтып кергән. Энесе бераз соңрак киткән. Айрат Чирмешәндәге 106нчы...
-
Котырган төлке кыз балага ташланган
Әлеге коточкыч хәл Чувашия республикасы Порецкий районының Кудеиха авылы янында булган. Елга буенда уйнап йөргән 14 яшьлек кыз балага һич көтмәгәндә төлке ташлана. Бер тапкыр тешләп алса да, төлке качып китәргә җыенмый - киресенчә, икенче кабат кызга ташлана. Бу юлы инде кыз бала да куркып калмый. Каян кыюлык тапкандыр, ул...
-
Иң матур балалар бакчасы Ульяновкада төзелә
Ульяновкада төзелүче балалар бакчасы үз тиңнәре арасында районда иң матур бакчаларның берсе булачак. Дөрестән дә, 50 урынга исәпләнгән бакча шәп ясала, затлы материаллар кулланып эшлиләр. Бина шактый зур мәйдан биләячәк. Быел файдалануга тапшырылырга тиешле бакчада бу айда башкарасылар шактый икән. Су, канализация челтәрләре сузалар, эчтә дә эшлиләр, аннары газ торбалары...
-
Чирмешәнлеләр өч көн ял итәчәк
Ураза бәйрәме уңаеннан чирмешәнлеләр дә өч көн ял итәчәк. Быел изге бәйрәм - гает көн 17 июль - җомга көненә туры килә. Шимбә, якшәмбе эшләмәүчеләр өчен тоташ өч көн ял килеп чыга. Корбан бәйрәмен исә 24 сентябрьдә бәйрәм итәчәкбез.
-
Лашманда боз явып яшелчәләргә зыян китергән
Атна уртасында Лашманда да бозлы яңгыр яуган. Шул арада бәрәңге, кыяр түтәлләрен һәм башка яшелчәләрне дә тишкәләп, бирткәләп, агызып өлгергән бозлы яңгыр. Марат Гомәров фотосы.
-
Чирмешән районында яшен атып янгын чыккан
30 июньдә район территориясендә көчле яшенле яңгыр явып узды. Һәм нәкъ шул көнне 135нче янгын частена Кызыл Чишмә авылында ташландык йортның сараенда янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгынның сәбәбе - яшен. Янгын сүндерүчеләр тиз арада авылга барып җитәләр, янгынны сүндерәләр. Монда чүп - чарга да ут капкан була. -Яшенле янгыр...