2 март 2019 яңалыклары
-
Петр Тимирясов: “Һәркем үз сүзе, үз гамәле өчен җаваплы”
Ул районда фермерлык хәрәкәтен башлаучыларның берсе. Бөртеклеләр, шикәр чөгендере дә үстерде, арендага алып, үгезләр дә симертте. Моңа 22 елын багышлаган, үзен сынап караган. Көчле практик, үзе белгәннәрне, оештыру тәҗрибәсен башкаларга җиткерде. Яхшы әңгәмәдәш тә Петр Алексеевич. Һәрнәрсәгә – үз карашы, фикере. Мактаганны, мактанырга да яратмый. Бүген дә 64 яшьлек Тимирясов белән төрлесе хакында сөйләштек.
-
Чирмешән районы прокуратурасы ярдәме белән хезмәт хакы буенча 650 мең сум бурыч түләнгән
Район прокуратурасы ярдәме белән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы буенча 650 мең сумнан күбрәк бурыч түләтелгән.
-
КӨЙМӘЛЕ ЯШЕЛЧӘЛЕ ТАВЫК ИТЕ
Икенче ашлар
-
Чирмешән районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча чемпионат җиңүчеләре билгеле
Волейбол буенча район чемпионатында ир-егетләр арасында “Энергия” (электр челтәрләре, күпфункцияле үзәк) командасы җиңү яулады, кубок һәм 15 мең сумга сертификат белән бүләкләнде.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе шахматчыларны ярыштыра
Бүген Чирмешәндә район газетасы һәм “Татспецнефтехимремстрой” тресты призларына шахмат турниры үтә.