Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Петр Тимирясов: “Һәркем үз сүзе, үз гамәле өчен җаваплы”

    Ул районда фермерлык хәрәкәтен башлаучыларның берсе. Бөртеклеләр, шикәр чөгендере дә үстерде, арендага алып, үгезләр дә симертте. Моңа 22 елын багышлаган, үзен сынап караган. Көчле практик, үзе белгәннәрне, оештыру тәҗрибәсен башкаларга җиткерде. Яхшы әңгәмәдәш тә Петр Алексеевич. Һәрнәрсәгә – үз карашы, фикере. Мактаганны, мактанырга да яратмый. Бүген дә 64 яшьлек Тимирясов белән төрлесе хакында сөйләштек.

    -Петр Алексеевич, хәзер син “законлы” пенсионер инде. Фермерлык эшен ник ташладың?

    -Яшь үзенекен итә, сәламәтлек тә яхшыра бармый. Андый эш бит гел мобиль булуыңны сорый, гаиләгә дә синең җайга яраклашырга туры килә. Җир белән  бәйләнү – тәвәккәлләү ул, авыр хезмәт. Эшнең нәтиҗәсе Ходай Тәгаләгә, һава шартларына нык бәйле. Барын да төгәл башкару сорала.

    -Бүген авылда үз эшен башлаучыларга дәүләт нинди генә ярдәм күрсәтми. Әмма халык барыбер пассиврак кебек.

    -Әйтәм бит, авыл хуҗалыгы - бик тырышлар гына җиңдерә торган тармак. Ягулык, запас частьләр бик кыйммәт, продукция җитештерүне рентабельле итү кыен. Фермер кеше күпләп мал асрый ди. Чирләп китсә, аңа бу эштә кем булыша? Бернинди гарантия юк. Аның менә шул яклары да бар шул. Безнең вакытта белгечләргә кытлык сизелмәде, үзебез дә яңалыкка омтылдык, гел белем өстәдек. Хәзер хәтта агрономы да булмаган хуҗалык ничек алга барсын?! Алай уңыш казана, технологияне төгәл үти алмыйсың.

    Фермер чагында кайбер кырларыбызның чисталыгына карап хозурлана идем. Гербицид та кулланмаган еллар булды, ә чүп үләннәре азынмады. Чөнки язын, көзен җир эшкәртү технологиясен төгәл үтәдек.

    Фермерлык турында сүз йөрткәндә, минемчә, бу эшкә кемнедер мәҗбүр итү уңышка китерми, кеше, фермер булырга тиешме, колхоз кебегрәк оешмада хезмәт куярга өстенлек бирәме, монда сайлау мөмкинлеге калдырырга кирәк.

    -Илдәге бүгенге вәзгыятькә карашың?

    -Тормыш, элеккеге белән чагыштырганда, сизелерлек алга китте. Йорт саен машина хәзер. Газ, су, электр белән тәэмин итү ягыннан проблемалар юк. Кызганыч, эшкә караш яхшыга үзгәрмәде, ялкауландык. Безнең буын үзенә ничек тә шөгыль таба, яшьләрне кызганам.

    Үзләре дә актив, максатчан, мөстәкыйль тормышка әзер түгел, дәүләт тә тиешенчә кайгыртмый. “Социаль ярдәм”  төшенчәсе кайвакыт, минемчә, сүздә генә. Төрле катлам барлыкка килде. Акча тирәсендәгеләр халыктан ерагая бара, аларның “үз законнары”. Шулай тиеш, бар да рөхсәт ителә, дип саныйлар. Ә бит властька бәя шуннан чыгып та куела. Бөтенесен дә начарга чыгармыйм, билгеле.

    -Поселок халкын иң элек нинди проблемалар борчый?

    -Халык картая, балалар аз туа, яшьләр читкә китә – болар мине дә еш борчый торган мәсьәләләр. Кайбер яшь гаиләләр шәһәр тормышына кызыкмый, әмма монда торак төзергә көчләре җитми. Дәүләт ярдәме белән, безнең Сосновка кебек поселокларда да аренда торагы төзесеннәр иде. Яшьләр юк икән – киләчәк юк. Менә бездә шәп итеп мәктәп төзелде. Анысы да кирәктер, әмма мәктәпкә иң элек укучылар кирәк. Бүгенге вәзгыятьне  истә тотканда, бу яктан нәрсәдер үзгәрер дияргә җирлек юк. Шунысы уйландыра, хәтта шомландыра.

    -Сосновка туфрагы, гомумән, уңдырышлы. Моннан байтак, дәрәҗәле галимнәр, хәлле эшкуарлар чыккан. Бу нәрсә белән бәйле?

    -Безнең поселокка 1928 елда нигез салына – монда Ульяновкадан күчеп киләләр. Булдыклы, мөстәкыйльлеккә омтылучы, кулыннан эш килердәй кешеләр.

    Йорт салалар, тормышларын көйлиләр. Нәсел, әти-әниләр гены дигән әйбер дә бар бит.

    -Үткәндәге нәрсәгәдер үкенәсеңме?

    -Мин усал түгел, беркемгә зыяным тимәде, ул уемда да булмады. Фермер хуҗалыгында үземне һәркем белән тигез санадым, өстенлеккә омтылмадым. Яхшылык эшләү мактаулы, тик мин мөмкин булган яхшылыкны кылып бетермәдем шикелле, шуңа уңайсызлану бар.

    -Башкаларда нинди сыйфатларны хөрмәт итәсең?

    -Ялганлаган кешене яратмыйм, кеше үз сүзе, үз гамәле өчен җавап бирергә тиеш. Алай булмаса, ялганчыга бернинди ышаныч калмый.

    -Петр Алексеевич, тормыш дәверендә истә калырдай вакыйгалар күп була.

    Реклама

    -Беренче класска барган көнем һаман хәтердә: болытлы һәм яңгырлы көн иде. Шөкер, мәктәптә математика, физика фәннәрен яратып укыдым, телләр буенча гына, дөресен әйтим, авыррак булды.

    -Кумирларың кемнәр иде?

    -Иң элек – әти-әни. Әти 12 ел урман хуҗалыгында мастер, ферма мөдире дә булып эшләде. Сүз уңаеннан, мин бит элек Девичья Поляна тирәсендәге урман хуҗалыгында туганмын. Поселогыбызның байтак халкы шунда эш тапкан, соңрак кайберләре Светлогорскига барып урнашкан.

    Күршеләрем – крестныйларым Василий Микушов һәм Николай Ворониннардан үрнәк алдым. Эшкә, кешеләргә мөнәсәбәтләре ошый иде.

    -Чувашлар – тырыш, һөнәрле халык, алар – оста төзүчеләр, кул эше осталары, кәсеп итә белүчеләр.

    -Тормыш үзе шундый булырга өйрәтәдер. Кайдандыр керем алырга кирәк бит. Поселок кечкенә, даими, төшемле эш табу авыр.

    -Шәһәрдә яшәргә теләмәдеңме?

    -Юк, миңа авыл тормышы якынрак, монда үзеңне күпкә иркен, ирекле тоясың. Телисең икән, гөмбә, җиләк җый, телисең икән, бакчаңда казын, үз ихтыярыңда. Мин шәһәрдә укыдым, бераз эшләдем дә, шул җитте.

    -Балаларыгыз?

    -Алар барысы да шәһәрдә, дүртесе дә Әлмәттә. Үзләре шулай хәл итте, кысылмадык, үгетләмәдек тә. Җиде оныгыбыз бар. Кайтып-китеп йөриләр. Без байлык җыймадык, шулай да бераз булышырга тырышабыз, барысын да тигез яратабыз. Балаларга дәгъвабыз юк. Теләгем шул гына – гел кеше булып калсыннар, башкаларга зыян китермәсеннәр.

    -Хатыныгыз – терәгегез?!

    -Лида белән инде 42 ел бергә без. Ульяновка кызы ул. Аңа исәнлек телим.

    -Иң яраткан ризыгыгыз турында да беләсе килә.

    -Помидорлы, кишерле, кәбестәле, башка тәмләткечләр кушылмаган яшелчә салаты.

    -Бу йортыгызны үзегез салдыгызмы?

    -Әйе, тиз дә өлгерттек аны. Элеккегесе янды.

    -Копьютер белән дуслыгың?

    -Кабызам, карыйм, мәгълүмат алам. Әмма анда артык тупас язмаларны өнәмим, бер-берсен түбәнәйтеп, пычрак атуларын кабул итә алмыйм, аңламыйм да.

    -Аучы, балыкчы да икәнсең.

    -Бар андый  хобби. Көн дә түгел, сирәк-мирәк Ульяновка буасында балык тотам. Безнең поселок урман куенында бит, чаңгы киеп шунда йөрү рәхәтлек бирә, мәшәкатьләрне оныттыра. Ял итәм мин анда.

    Автор фотолары 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: