1 декабрь 2016 яңалыклары
-
Аракы сатыла торган бөтен кибетләр ябылган
Чечняда спиртлы эчемлекләр сатыла торган барлык сәүдә нокталары да ябылган, дип хәбәр итә ria.ru. Әлеге карарга алар җиде кешенең үлеменә китергән автоһәлакәттән соң килгәннәр. Кавказ трассасында булган әлеге авариягә бәйле рәвештә барлык эшмәкәрләр үз теләкләре белән аракы сатыла торган кибетләрен япты дип белдергән республика парламенты рәисе Магомед Даудов төбәкләрдә юл...
-
Чирмешәндә #СТОПВИЧСПИД акциясе үтте (+ФОТО)
1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының район филиалы студентлары әлеге вирус хакында чирмешәнлеләргә сөйләде. Медицина белгечләре белән берлектә оештырылган #СТОПВИЧСПИД акциясендә якташларыбызга замана авыруына каршы көрәш символы - кызыл тасма һәм аңлатма материал да тараттылар. 1981 елда Америка галимнәре яңа авыру - СПИД (синдром приобретенного иммунодефицита)...
-
Казанка һәм Шешминкада биотермик чокырлар төзелде
Быел Казанка һәм Шешминка авылларында яңа биотермик чокырлар төзелеп, файдалануга тапшырылган. -Соңгы елларда районда үләт базларын тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Быел да Ульяновка, Иске Кади, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькино авыл җирлекләрендә урнашкан үләт базларында ремонт үткәрелде. Бүген аларда ветеринария таләпләренә җавап бирүче биотермик чокырлар ясалган, - ди район...
-
Үтәмештә хезмәт хакы түләнәчәк
"ҮтәмешАГРО" җәмгыятенең үз эшчеләренә хезмәт хакы түләү буенча тулаем 1 миллион сумнан артык бурычы бар. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә хисапланган, ләкин түләнмәгән хезмәт хакын түләттерү турында суд боерыгы чыгару хакында судка 40 гариза юнәлдерелде.
-
Чирмешәндә инвалидлар декадасы кысаларында зур чаралар үткәрелә
Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен районда төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көнендә инвалидлар җәмгыяте авыллардагы бүлекчә рәисләре катнашында район үзәгендә "түгәрәк өстәл" оештырмакчы булабыз. -Районда 1824 инвалид исәпләнә, 80гә якыны - балалар. Бездә физик...