1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Дүрт аяклы бала туган
Мозамбикта ике пар аяклы бала туган. Әлеге илдә бер ай эчендә бу икенче шундый очрак икән. Баланың әти-әнисе яшәгән провинциядә УЗИ булмау сәбәпле, алдан әлеге тайпылыш хакында белмәгәннәр. Белгечләр әлеге күренешне игезәк сыңарының берсе дөрес үсеш алмаганлыктан дип фаразлый. http://shahrikazan.com/
-
Чирмешән яшьләре дус яшәргә өйрәтәчәк + ФОТО
Хәзер безнең районда да иреклелекне үстерү үзәге (Центр развития добровольчества) барлыкка килде. -Үзәкнең эшчәнлеге нигездә өч юнәлеш буенча оештырылачак, - ди район оешмасының җитәкчесе Альмир Жораев. - Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр белән эшләү күздә тотыла, экологик мәсьәләләр дә көн үзәгендә булыр дип көтелә. Безнең волонтерлар район...
-
Чирмешән кадетлары -яшь армиячеләр сафында + ФОТО
Район мәдәният йортында Чирмешән кадет мәктәп-интернаты укучылары тантаналы шартларда "Юнармия" - "Яшь армия" отрядына керделәр. 22 кадет иптәшләре, укытучылары, килгән кунаклар алдында ант кабул иттеләр. Узган елның 29 октябрендә РФ Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин "Россия укучылар хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы төзү турында указга...
-
Кышын машинаны тыңлату кыен
30 октябрьдә, тәүге кар яуган көнне, район үзәгендәге Дзержинский урамында ике машина бәрелешә. Йөртүчеләре исән - сау, ә менә машиналары яхшы ук җимерелгән. ЮХИДИ бүлекчәсендә әйтүләренчә, авариягә эләккән "Калина" машинасының көпчәкләре кышкыга алмаштырылмаган, икенче автомобильнең тәгәрмәчләреннән дә, җәй айларында шуларда йөргәнгә, "шипыларыннан" күптән инде "җилләр очкан". Нәтиҗәдә машиналар бозлы юлда...
-
Туймәттә бер баш терлек югалган
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе җәйге лагерыннан бер баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара. Теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Чирмешәндә ике кешедән ау мылтыклары алынган....
-
Чирмешәндә бәйрәм уңаеннан – хәйрия концерты
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында 4 ноябрьдә зур концерт булачак. Ул сәгать 12дә башлана. Сәхнәдә район үзешчән коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясар дип көтелә. Концертка килүчеләр бу көнне Шешминка чиркәвен төзекләндерүгә үз өлешләрен дә кертә алалар.