Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иске Кади ветераннары сәхнәдә дә ихлас иде

Мин дә артист булдым дия алам. Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендә Хәлил роленда күп тапкыр сәхнәгә чыгарга туры килде. ... Авыл клубы каршындагы драмтеатр артистлары пьесаны сәхнәләштерергә уйлыйлар. Галиябану ролена яшь укытучы, Әгерҗе якларыннан эшкә килгән Люба (Ләбибә) ризалаша. "Әти" булырга Кыям абзый Кәбировны, "әни" урынына клуб мөдире - Лашман кызы...

Мин дә артист булдым дия алам. Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендә Хәлил роленда күп тапкыр сәхнәгә чыгарга туры килде.


... Авыл клубы каршындагы драмтеатр артистлары пьесаны сәхнәләштерергә уйлыйлар. Галиябану ролена яшь укытучы, Әгерҗе якларыннан эшкә килгән Люба (Ләбибә) ризалаша. "Әти" булырга Кыям абзый Кәбировны, "әни" урынына клуб мөдире - Лашман кызы Гөлмияне күндерәләр. Исмәгыйль ролена да артист тиз табыла - диңгезче, чибәр егет, участок агрономы Тәүфыйк абый Билаловтан да кулай кандидатура юк, була да алмый.

Төп - Хәлил ролена кемне табасы?! Аны теләсә кем уйнарга сәләтле түгел. Ул чактагы колхоз рәисе Гаяз абый Гарифуллин аптырап тормады, мине җитәкләп диярлек клубка алып керде дә, үзешчән башка артистларга, режиссерга: - Менә сезгә Хәлил, өйрәтегез һәм уйнатыгыз! - дип чыгып китте.

Болар моннан 60 еллар элек булды, әмма һаман хәтердә.

Мин Хәлил образына керә, спектакльләрдә катнаша башладым. Иң әүвәл авыл клубында "имтихан" тоттык. Тамашачы авылдашлар спектакльне шулкадәр бирелеп, тәэсирләнеп караганнар, Исмәгыйль миңа, ут чыгарып, мылтыктан "аткач", мин идәнгә егылганнан соң, кайберәүләр, кызганып, елап җибәргән. Хәер, без, барыбыз да, үз рольләребездә ихлас, тырышып, ышандырып уйнадык. Яңа Кади, Лашман, Яңа Ибрай, Елховой һәм башка авыллар тамашачылары да күрде, бәяләде безнең чыгышларны. Ул чакта машиналар, тракторлар юк диярлек, булса да аз, клубларга җигүле атта барабыз. Спектакльдән соң, Яңа Ибрайда төн кунарга калганыбыз да истә.

Армия хезмәтен үтеп, кабат туган якларга кайттым. Бер ай да үтмәде, өйләнеп куйдым. Чит-ят, ерактагы кешегә түгел, күрше Якты Таудагы Мәхмүт бабай белән Гандәлиф әби кызы Мәйсәрәгә. Аның белән 58 ел гомер иттек, тату, аңлашып яшәдек. Шөкер, әле дә без бергә, 5 бала үстердек, алар, 12 оныгыбыз да исән-сау, безне кадерләп торалар.

Хезмәтемнең күп өлеше колхозда үтте: машина да йөрттем, автомеханик, парк мөдире дә булдым. Шул чорда колхозга 13 яңа машина алып кайттым. Урман хуҗалыгында ун ел эшләргә туры килде. Ул чор да һич онытылмый. Рәсемемне хәтта Мактау тактасында тоттылар.

Язмыш элеккеге сәхнәдәш дуслар безне кабат бер тирәдә йөртте. Хатынның туганы - Тәүфыйк абыйның, Хәдия апаның кызлары Миләүшә язмамның башында телгә алынган үзешчән артист-укытучы Люба - Ләбибә һәм Сабур абый Батыршиннарның уллары Таһирга кияүгә чыкты. Мин Тәүфыйк абыйны, Ләбибә апаны, Сабур абыйларны һәм башка күп, сәхнәдә "тузан туздырып" йөргән якташларымны да яхшы яктан гына искә алам, бу язма аша мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухлары шатлансын.

Тормыш дәвам итә, Аллага шөкер, без яшибез әле. Шушы көннәрдә 80 яшемне тутырдым.

Балаларым тырышлыгы белән, юбилейны зурлап үткәрдек.

Театрда күптән уйнаган юк инде, кулга гармун да алырга туры килми. Хәзер элеккеге хатирәләр белән яшибез. Кызык та иде ул заманда, без яшь чакларда. Хәзер генә ул спектакльләрдә, нигәдер каты кычкырып, шырланып, ясалма уйныйлар, ихласлык юк. Без сәхнәдә башкача идек.

Якуб Мотыйгуллин.

Иске Кади авылы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хатирәләр