Чирмешәннең яшь музыкантлары районны таныта
Бәйгеләр

Чирмешәннең яшь музыкантлары районны таныта

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары музыка юнәлешендәге уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр.

Бөтенроссия “ART TERRA” башкару осталыгы конкурсының “Гитара” номинациясендә Рамазан Лотфуллин - I дәрәҗә лауреат, ә Тимофей Лазарчук III дәрәҗә лауреат булдылар.

Тимофей Лазарчук XIX Республика “Кама мозаикасы” фестиваль-конкурсының “Халык уен кораллары, сольный башкару” номинациясендә дә җиңү яулады - I дәрәҗә лауреат исеме алды, ә Зөфәр Гыйниятуллин - II дәрәҗә лауреат, Александр Долгополов III дәрәҗә лауреат булдылар.

“Фортепиано, сольный башкару” номинациясендә дә уңышларга ирештеләр яшь музыкантлар. Михаил Юрин һәм Виктория Буслаева I дәрәҗә лауреатлар, ә Мәрьям Җәлилова II дәрәҗә лауреат исемен яулады.


Нет комментариев