Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән балалары Кызыл китапка булыша

Иске Үтәмеш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Данил Игнатьев балалар арасындагы “Мин һәм Кызыл китап” кул эшләре бәйгесе номинациясендә республика күләмендә 3 нче урын яулаган.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты балалар арасында табигатьне саклауга кагылышлы шундый бәйге игълан иткән иде. Аның  шарты буенча, бәйгечеләр юкка чыгарга мөмкин, республиканың Кызыл китабына кертелгән  үсемлекләр һәм хайваннар сурәтләнгән, ясалган кул эшләрен тәкъдим итте. Бу бәйгедә республиканың  522 мәктәп һәм балалар бакчасыннан 2170 эш каралган. Ә безнең районнан анда мәктәпкәчә яшьтәге  28 сабый һәм 46 мәктәп укучысы катнашты. Аеруча Иске Кади һәм Иске Үтәмеш мәктәпләре актив.

Иске Үтәмеш мәктәбенең алда телгә алынган укучысы Данил Игнатьевның иҗат җимеше – Кызыл китапка кертелгән ябалак сурәте. Укытучысы Рафик Әхтәмов та булышкач,  аның хезмәте Казанда да да яхшы бәя алган.

-Һәр районнан иң яхшы ун эш республика этабына узды. Чирмешәнлеләр иң актив катнашучыларның берсе, - диде балаларны бүләкләргә килгән Биоресурслар буенча комитет вәкиле,  “Степной”  заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов. Кунак бәйгедә катнашкан балаларга, аларның укытучыларына, тәрбиячеләренә грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Күтәмә авылыннан бертуган  Богдан һәм Лев  Сайгушевлар да әлеге чарадан ике грамота алып киттеләр. Олысы – Богдан - мәктәп укучысы байгыш (филин) ясаган. Яфрак, картон, миләш җимеше, пластилин кулланып. Ә бакчага йөрүче  Левның  керпесе - шешәдән, нарат күркәләреннән. Дөрес, аларга  әти-әниләре, укытучылар, тәрбиячеләр дә булышкан.

-Бу бөтенебезнең уртак эше. Балаларда табигатькә сакчыл карашны шулай яшьтән тәрбияләсәк кенә, - диде малайларның әниләре  Ольга Сайгушева.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев