Мәктәп укучылары быел да "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесендә ярыштылар. Районда инде җиденче тапкыр үткәрелүче бу чараның монысында тагын да күбрәк, 200гә якын егет һәм кыз сәхнәгә чыкты.
Үзенә күрә нәфис сүз һәм җыр бәйрәменә әверелгән бәйгенең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Катнашучылар шушы теманы ачарга тиеш иде.
Район мәдәният...
Мәктәп укучылары быел да "Мин татарча сөйләшәм!" бәйгесендә ярыштылар. Районда инде җиденче тапкыр үткәрелүче бу чараның монысында тагын да күбрәк, 200гә якын егет һәм кыз сәхнәгә чыкты.
Үзенә күрә нәфис сүз һәм җыр бәйрәменә әверелгән бәйгенең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Катнашучылар шушы теманы ачарга тиеш иде.
Район мәдәният йортында рус, чуваш, мордва милләтеннән булган кайбер укытучылар да Бөек Тукай, Җәлилләр телендә сөйләде, татарча җырлап моңланды.
Сәхнәгә хәрби формадан, татар милли киемнәреннән чыккан кайбер егетләрнең һәм кызларның татарча акцентсыз, текстны аңлап, хисләнеп сөйләүләре, җырларны көен бозмыйча, ритмны тоеп, оста башкарулары йөрәккә үтеп керде. Күпчелек коллективлар сугыш темасын бөтен тулылыгы белән ача алды.
"Мин татарча сөйләшәм!" нең иганәчеләре - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар бәйгене оештыру комиссиясе тәкъдимен искә алып, чуваш, рус, мордва, әзербайҗан балаларын гына түгел, ә аерым төркемдә татар егетләренең һәм кызларының да туган телне ничек белүләрен бәяләргә теләк белдерделәр.
Әмирдә туган, Сургутта эшмәкәрлек итүче Әгъләмовларнең бу изге эшкә авырсынмыйча булышулары мактауга лаек. Алар - милләтпәрвар якташлар ерак Себердә туган телебезне, көй һәм моңнарыбызны саклауга зур өлеш кертәләр икән. Әмирдә инде берничә ел Сабан туе - Авыл көне дә уздыралар. Ул быел да оештырылачак. Моннан тыш, шушы авыл мәчетен үзгәртеп кору, матурлау ниятләре дә бар.
-Кеше үзенең туган - әти-әнисе, әби-бабасы телен белергә тиеш, - ди Миндар Әгъләмов. - Бу иң элек әти-әнидән тора. Мәктәпнең дә роле зур. Башка милләт балалары башка телне яшьтән өйрәнә икән, ул аларга алдагы гомерләрендә бик ярап куячак.
Кече төркемдә призлы урын өчен көрәшкән малайлар һәм кызлар арасында Юлия Аютова (Әккәрәй мәктәбе) иң күп балл җыйды.
Урта төркемдә Ивашкинодан Ольга Андреева, өлкәннәрдән Ольга Портнова (Чирмешән кадет мәктәбе) беренче урында.
Быелгы бәйгедә - рус телле укучылар катнашкан төркемдә Ивашкино мәктәбе җиңүче булды. Әккәрәй һәм кадет мәктәпләре - икенчеләр, 2 нче Чирмешән, Ивашкино, Иске Үтәмеш мәктәпләре - өченче урында.
Алар барысы да бәйге шартларына туры килүче җыйнак, әмма эчтәлекле, бай программа төзегәннәр, сөйләм теленә генә түгел, бизәлешкә, киемнәргә дә игътибар биргәннәр.
Укытучылар да сәнгатьле, интонацияле итеп, "рольгә кереп" шигырь, хикәя сөйләргә оста. Сәхнәдә югалып калмадылар.
-Шундый зур, кызыклы бәйгене оештыручыларга рәхмәт, - ди "Мин татарча сөйләшәм!" дә катнашкан Елена Чернышова. - Балалар да, мин үзем дә биредә яңа дуслар таптык, тәҗрибә тупладык.
Түбән Кармалка мәктәбендә математика укытучысы Елена ханымның татарча дөрес, көйле, сыгылмалы итеп сөйләшүенә жюри да сокланды, аны җиңүчеләрнең берсе дип тапты.
Татар балалары - мәктәп укучылары катнашкан төркемдә дә призлы урыннарга дәгъва кылучылар күп иде. Икенче көнне ярышкан 8 мәктәп арасында Кармыш мәктәбе иң алга чыкты. Искеүтәмешлеләр - икенче, Утыз Имән һәм Бәркәтә мәктәпләре - өченче урыннарда.
Кече төркемдә - Алсу Җамалиева (Бәркәтә), Илмир Миннегалимов (Иске Үтәмеш), урта төркемдә - Хәлил Гыйльфанов (Утыз Имән), олыраклардан Айгөл Әбүнәгыймова (Лашман) - беренче урында. Укытучылардан Фирүзә Юнысова (Кармыш) җиңде.
"Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе район мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге белән берлектә оештырган бу бәйгедән һәркем бүләк алып китте.
Кадрия Гамирова фотолары.
Нет комментариев