Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән мәчетендә Коръән уку бәйгесе уздырдылар

Иң яшь катнашучылар - абыйлы-сеңелле Сөләйман һәм Сәидә Шәйхетдиновлар моңлы укулары белән жюрины да таң калдырдылар.

5 яшьлек Сөләйман мәчеттәге балалар үзәгенә йөри. Әтисе һәм әнисе белән Коръән укырга өйрәнгән.

-Ике сүрәне – Фатиха һәм Ихласны яттан беләм, хәзер тагын өч сүрә ятлыйм, - ди якташыбыз.

 

-Яшьтән ойрәнгән хәтергә сеңеп кала, кечкенә вакытта ятлау җиңелрәк бирелә бит ул, - ди малайның әтисе Айрат. - Кызыбыз, 3 яшьлек Сәидә дә абыйсыннан калышмый, аның белән бергә ятлый.

Балалар арасында Коръән уку бәйгесендә, аны инде икенче тапкыр район мөхтәсибәте оештырды,  малайлар һәм кызларнын дини белем дәрәҗәләрен дүрт категориягә бүлеп бәяләделәр: 6 яшькәчә, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында.

Үз осталыкларын күрсәтергә 60лап малай һәм кыз килгән. Катнашучыларга, сүрәләрне яттан белүдән тыш, авазларны дөрес итеп әйтү, хәреф тану,  китаптан укый белү кебек таләпләр дә куелды.

Туймәт кызы - 12 яшьлек Алия Хәмитова бабасы белән килгән. 6 нчы сыйныф укучысы намазларны да калдырмаска тырыша икән.

-Иң элек догаларны әбием белән өйрәнә башладым. Җәйләрен Лашманга туганнарыма барам, анда мәчеткә укырга йөрибез, хәрефләр өйрәнәбез. Гарәпчә белмәсәм дә, кириллица белән китаптан карап укыйм, - ди ул.

Балаларның киемнәре дә махсус бәяләнде. Әйтик, Чирмешәннән Идрис Шәйдуллин һәм Адель Зыятдинов камис, пакистанка һәм чапан киючеләр буларак бүләкләнделәр.

Үз яшьтәшләре арасында малайлардан Сөләйман Шәйхетдинов (Чирмешән), Ильяс Мөхәммәтшин (Югары Чегодай), Рәмиз Вәлиев (Кара Чишмә) һәм Ахлидин Нусратулаи (Кара Чишмә) беренче урын алдылар. Кыз балалар арасында Мәрьям Мөхәммәтшина (Югары Чегодай), Айзилә Җиһаншина (Югары Кәминкә), Камилә Миншина (Чирмешән), Сәминә Таһаветдинова (Чирмешән), Алисә Шәйдуллина (Чирмешән) җиңүче булдылар.

-Тырышыгыз, өйрәнегез, барыгыз да тагын да яхшырак укый ала, теләк кенә кирәк, - диде балаларны бүләкләгәндә Чирмешән үзәк мәчете имамы Шәүкәт Хәйруллин.

Бәйгедә җиңүчеләргә мөхтәсибәт грамоталар һәм акчалата бүләкләр әзерләгән. Әлеге чара Идел буе Болгарстанының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев