Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы редакциясе бәйге игълан итә

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы редакциясе ишегалларын Яңа елга бизәү бәйгесе игълан итә. Ул 29 декабрьгә кадәр барачак.

Катнашучыларга үз ишегалларын кардан ясалган һәм декоратив фигуралар, иллюминацияләр, гирляндалар, кул астындагы башка материаллар ярдәмендә бизәргә һәм фоторәсемнәрне яисә видеоларны редакциягә verstka07@list.ru электрон почтасы буенча җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләр район газетасының социаль челтәрләрендә тавыш бирү аша билгеләнәчәк. Иң күп тавыш - лайк җыйган өч катнашучы җиңүчеләр булып санала. Аларга истәлек бүләкләре тапшырылачак.

Үзегезнең, якыннарыгызның, туганнарыгызның, күршеләрегезнең  матур итеп бизәлгән ишек алдын башкалар да күрсен дисәгез, бәйгегә кушылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев