Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” газетасы оештырган акциядә төп бүләкне Бәркәтәдә яшәүче ветеран отты

“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе, бу елның беренче яртысында алдыру өчен, газетага язылучылар арасында призлар уйнатты.

Безгә җибәрелгән барлык 74 хат та аерым тамгаланып, номер куелды һәм аларның барысы да отышта катнаштырылды. Җиде призга -74 заявка!

Отышлар комиссия күзәтүендә уйнатылды.

Һәр катнашучыга алдан ук рәхмәт җиткерәбез!

Бүләк отучылар менә кемнәр:

Валерий Соснов (Ивашкино) – савыт-саба җыелмасы;

Сәвия Хәйруллина (Лашман) – чәй сервизы;

Зәринә Гатина (Кармыш) - савыт-саба җыелмасы;

Миңнегөл Камилова (Бәркәтә) – чәй җыелмасы;

Минсәгыйть Мостафин (Бәркәтә) – кызыксындыру бүләге;

Габбас Галимов (Чирмешән) – кызыксындыру бүләге.

Төп призны – үлән чапкыч – триммерны отучы – Бәркәтәдән Рәхилә Мәгъсүмова.

Отыш ияләрен ихлас котлыйбыз! Алар бүләкләрне гыйнвар азагына кадәр редакциягә кереп алсыннар иде. Үзең белән шәхесне раслаучы документ кирәк. Башкаларның да кәефе сүрелмәсен, бу бит соңгы акция түгел, отышлар алда көтеп торсын, сау, бәхетле, өмет белән яшик.

“Безнең Чирмешән”гә язылучылар арасында отышлар уйнату – бүләкләр алу өчен булышкан якташыбыз Фәгыйль Гатиятовка (Кармыш-Түбән Кама), Чирмешән эшкуарлары: Зәкәрия Гайфетдиновка һәм Алсу Нуруллинага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, бүгенге кыен, катлаулы заманада да эшләренең көйле баруын телибез.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев