Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Эксперт фикеренчә, коронавирус пандемиясе тиз арада тәмамланмаячак

Covid-19 пандемиясе Яңа елга кадәр тәмамланмаячак. Россия Фәннәр академиясе академигы, Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча киңәшчесе Виктор Малеев ТАСС белән әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Ике көн эчендә дөньяда әлеге авыруның 400 мең очрагы теркәлә икән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикеренчә, пандемия югары ноктага җитмәгән. Кешеләр самолетларда оча, глобальләшү бара, шуңа күрә Яңа елга кадәр берни дә бетмәячәк, ә бәлки сезонлы кабынулар булуы мөмкин», — дип сөйләде Малеев. Ул Испания һәм Израильне мисал итеп китерде, анда көн саен 200-400 инфекцияле кеше теркәлә, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Академик фикеренчә, илдә авыруларның икенче дулкыны булырмы-юкмы икәнлеген фаразлау әлегә бик катлаулы. Көн саен илдә коронавирусның 6 меңнән артык яңа очрагы ачыклана, «иртәгә 500 кешегә артачак яки, киресенчә, 12 меңгә дип әйтү мөмкин түгел. Ул бер мизгелдә түгел, ә этаплап һәм акрынлап бара торган процесс», — дип нәтиҗә ясады белгеч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев