Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Элмәле кызы әти-әнисеннән үрнәк ала

Оксана Темникова. Бу арада аның исемен зур-зур җыелышларда да еш телгә алалар, башкаларга үрнәк итеп куялар. Яңа Элмәле кызын “дөньяга” таныткан әйбер – бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр яулау.

Оксана өч фәннән: рус теленнән, математикадан, физикадан 94 әр, ә җәмгыять белеменнән 86 балл туплаган.

-Мондый нәтиҗәләрне көткән дә идем, ди үз-үзенә ышанган якташыбыз. –Имтиханнарга нык әзерләндем, интернетта күп утырдым, хәзер инде рәхәтләнеп ял итәм. Минемчә, гел артык борчылу, боегып, моңсуланып йөрү кирәкми.

Оксана авылда бәйрәм чаралары, концертлар ешрак үтсен иде, - ди. –Кирәксә, үзе дә очып-очып бии ала, осталыкка Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбендә укып өйрәнгән, моңа документы да бар.

Башкаларда игелеклелек, ихласлылык, намуслылык кебек сыйфатларны яратучы Оксана, бик еракка планнар кормый, бүгенге хыялы – белгечлек алу һәм эшкә урнашу. Казандагы архитектура-төзелеш университетында промышленность гражданлык төзелеше белгечлегенә укырга тели ул, аттестатының нөсхәсен шунда тапшырган.

Оксана Темникованың үрнәк алырлык кешеләре бар – әтисе һәм әнисе аңа бөтен яктан өлге. Укытучылары Анатолий Иванов, Наталья Васюткина, Елена Афанасьева, Ирина Митюковаларны да гомере буе яхшы яктан искә төшерер, алар – тирән белемле чын педагоглар.

-Яңа Элмәлене дә сагынырсың әле?, - дим Оксанага.

-Туган, кадерле җир бит ул, әти-әниләр шунда яши, сагындырыр инде, - ди мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаган якташыбыз.

-Еракка китеп караганың булдымы?

-Казанга, Санкт-Петербургка экскурсиягә барган идем. Кайчан да булса Испанияне күреп кайтасым килә. Казанда олы абыем булу яхшы. Ашарга пешерергә дә иренмим, дөрес, әле бу яктан осталык азрак, пилмән генә әзерли беләм, ди булачак инженер.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев