Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Вәт, ичмасам, яшәп күрсәтәләр Владимировлар! (+ФОТО)

Сосновка авылыннан Иван Владимиров өйдә генә түгел, анда-монда кунакка барса, ашханәдә ашарга туры килсә дә, алдында куелган ипи кисәген ашамыйча калдырырга гадәтләнмәгән. Сугыш вакытында ачлы-туклы яшәү шуңа өйрәткән аны. -Ипине авыз тутырып, туйганчы 1956 елда гына ашый башладык, - ди ветеран. Шуңадырмы, авырлык, хәсрәтләрне күреп үскән сугыш чоры баласы, әйтерсең,...

Сосновка авылыннан Иван Владимиров өйдә генә түгел, анда-монда кунакка барса, ашханәдә ашарга туры килсә дә, алдында куелган ипи кисәген ашамыйча калдырырга гадәтләнмәгән. Сугыш вакытында ачлы-туклы яшәү шуңа өйрәткән аны.

-Ипине авыз тутырып, туйганчы 1956 елда гына ашый башладык, - ди ветеран.
Шуңадырмы, авырлык, хәсрәтләрне күреп үскән сугыш чоры баласы, әйтерсең, бүгенге дөньяның бар тәмен тоеп яшәп калырга тырыша. Бакчасындагы алмагач астына беседка ясап куйган, өстәлдә самавыр тора. Шунда ятып ял итәргә корылган ятак бар.
Бер рәхәт, аулак урын, кыскасы. 80гә баручы картлар барысын да яшьләрчә корганнар. Балалар, оныклар белән шунда шашлык та кыздыралар икән. Помидор, кыяр теплицада үсә, тансыкка берничә оя умарта бар. Элек анысын күп тотканнар да, хәзер сәламәтлекләре башкачарак шул. Берничә төр виноградка кадәр үстерә ирле-хатынлы Иван һәм Галина Владимировлар. Сарыклар асрыйлар. Ишегалларына килеп керүгә күренә инде - монда уңган, булган хуҗалар яши.
-Әти 1943 елда Ленинград янында һәлак булды. Ул фронтка киткәндә миңа өч яшь иде. Колхозда эшләгәндә атка атланып кайтканы төштә кебек кенә бераз истә. Бүтәне хәтердә түгел, - ди Иван Емельянович. - Сугыш беткән көнне Иске Котыш больницасында ята идем, 7 яшьлек малай. Ул вакытта әтиләре сугыштан кайтканнарга ансатрак иде, ә безнеке, әйткәнемчә, кайтмады. Әни, өч бала, әби, әтинең апасы бер йортта яшәдек.
Галина Никитична Сосновка фермасында сыер сауган. Иван Емельянович күп гомерен балта остасы булып эшләгән. Йорты, каралты-кура - аның кул көче. Үз йорты каршына улына да йорт өлгерткән. Кызганыч, улы, балаларын ятим калдырып, 45 яшендә үлеп китә. Шулай хәсрәтле дә булганнар Владимировлар.
-Тормышыбыз яхшы, пенсия бирәләр. Сугыш, сугыштан соңгы теге авыр еллар өчен яшәргә кирәк. Без зарланмыйбыз, бер генә теләк бар - өй алдыбыздагы баганадагы яктырткычның лампочкасы янмый, шуны гына ясап китсеннәр иде, - диләр Владимировлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сосновка авылы Владимировлар