Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Вахит Дәүләтшин: “Авылга кайтуыма үкенмим”

Вәрига һәм Вахит Дәүләтшиннар биш ел элек, 26 ел гомер иткән Мәскәү янындагы поселоктан, йорт хуҗасының туган авылына, Якты Тауга күчеп кайталар. "Без элек тә туган якка еш кайтып йөрдек. Аннан соң инде, олыгая башлагач, авылда йорт салырга ниятләдек, - ди Вахит абый. - хатыным, ул Кукмара ягыннан, ике улым...

Вәрига һәм Вахит Дәүләтшиннар биш ел элек, 26 ел гомер иткән Мәскәү янындагы поселоктан, йорт хуҗасының туган авылына, Якты Тауга күчеп кайталар.


"Без элек тә туган якка еш кайтып йөрдек. Аннан соң инде, олыгая башлагач, авылда йорт салырга ниятләдек, - ди Вахит абый. - хатыным, ул Кукмара ягыннан, ике улым белән киңәшләштек тә, эшкә керештек. Яңа өйне җәйге ялга кайткан арада төзедек. 2001нче елны башлаган идек, 2006да өй туе уздырдык.

Безнең поселок бик матур урында урнашкан бит. Монда рәхәтләнеп яшәп була. Асфальт юлы бар, газ кергән.

Дөрес, кибет юк, авыл халкын су булмавы да борчый. Суүткәргеч ясасыннар иде. Аннан соң инде авыл җирендә эш табуы да авыррак. Әмма хәзер мал асрап та көн күреп була".

Дәүләтшиннар үзләре дә терлек асрыйлар, кош-кортлары да бар. Аларның зәвык белән төзелгән йортлары авылга ямь биреп тора. Өй тирәләрендә гел тәртип. Бакчаларында аллы-гөлле чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары урын алган.

"Безнең элек яшәгән урында дуслар күп иде. Алар монда кунакка кайталар. Безнең якларны бик ошаталар. Үзебез дә барып йөрибез. Улларыбыз, берсе инде гаиләле, анда калдылар, - дип дәвам итте сүзен хуҗа. - Кайтканыма бер дә үкенмим. Авылда туганнарыбыз күп, килеп хәл беләләр, үзебез дә барабыз. Күршеләр яхшы.

Ә шөгыльне монда да табып була. Мин, гомумән, яшьләргә ашыгып шәһәргә китәргә киңәш итмәс идем. Анда аларны беркем дә көтеп тормый. Яшәргә урын юк, эшкә урнаша башласалар, тәҗрибә кирәк, диләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Якты Тауга күчеп кайталар.