Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туган якка – күчтәнәчләр белән

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатына янә кунаклар килде. Якташыбыз - Кара Чишмә авылында туып үсеп, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче эшмәкәр Наилә Борһанова биредә яшәүчеләргә, соң булса да уң булсын, дип, Яңа ел күчтәнәчләре алып килгән. Ул инде өченче ел шулай өлкәннәребезне сөен-дерә. -Туган яклар бер дә хәтердән чыкмый....

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатына янә кунаклар килде. Якташыбыз - Кара Чишмә авылында туып үсеп, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче эшмәкәр Наилә Борһанова биредә яшәүчеләргә, соң булса да уң булсын, дип, Яңа ел күчтәнәчләре алып килгән. Ул инде өченче ел шулай өлкәннәребезне сөен-дерә.


-Туган яклар бер дә хәтердән чыкмый. Өлкәннәргә, ялгызларга, инвалидларга бәләкәй генә күчтәнәч тапшыру да җаныма тынычлык бирә. Исән булыгыз, бәхетле яшәгез, - диде юмарт эшмәкәр.

Ул үзенең бүләкләре белән Яр Чаллы балалар йортындагы сабыйларны да куандырган.

Наилә Борһановага туган якларына кайтып бу изге гамәлен үтәргә бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз, Иске Кади егете, Яр Чаллы шәһәрендәге Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Нуретдинов ярдәм иткән. Алар өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче 62 кешегә тәм - томнар тутырылган тартмалар өләштеләр, аларның яшәү шартлары, тормышлары белән кызыксындылар. Сәламәтлекләре чикле булса да, алар-ның күтәренке кәеф, киләчәккә зур өметләр баглап яшәүләрен күреп куандылар.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм аның директоры Җәүдәт Мотыйгуллин кунакларга рәхмәтләрен җиткерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.

- Биредә Кара Чишмә кешеләре дә яши. Алар белән очрашкач, мәрхүмә әнием Сәлиханы күргәндәй булам.

Ирексездән, аның язган шигырьләре, бәетләре хәтергә килә, - ди Наилә Борһанова.

Менә шундый изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләребез, якташларыбыз булганда яшәү дә кызыклырак.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташыбыз күчтәнәчләр белән