Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайдан 90 яшьлек Мингаян әби әле бүген дә кунакларны үзе пешергән бавырсак белән сыйлый

Түбән Чегодай авылыннан Мингаян әби Минхәйрованың ишекләре ябылып тормый, бу көннәрдә кунаклар аеруча күп булды, якташыбызга 90 яшь тулды.

Җитез хәрәкәтле әбигә һич кенә дә 90 яшь бирәсе килми. Ул әле бүген дә тәмле ашлар әзерли, бавырсаклар пешерә. Үзе килен булып килгәндәге тегү машинасы да тик тормый, кемгә нәрсә төзәтәсе, барын да эшләп бирә, ярдәм сорап килгән авылдашларын да кире бормый, кирәк булса, замоклар да алмаштыра. Бу эшләрне ул күзлексез башкара! Район газетасын да яратып укый.

-Мин тик торырга яратмыйм, эшсез булсам чирли башлыйм, - ди юбиляр. – Бүгенге тормышымнан бик канәгать. Гел авыр эштә булдым, кешегә бер вакытта да ачу сакламадым, ходай авыруларын да, озын гомер дә бирде, рәхмәт.

Якташыбыз 10 яшьтән колхоз эшенә тотына. Олылар белән бергә утау да утый, көлтә бәйләп, аны сугалар да, урман кисү дә эләгә яшь кызга. Мингаян әби 20 елдан артык райпо системасында хезмәт куя, башта пекарняда, аннан соң колбаса ясау цехында эшли.

Юбиляр Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән дә котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Аларны район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина тапшырды.

Мингаян әби әниләре үлгән өч балага да әни була. Балаларның олысына - 5 яшь, ә бәләкәе, нибары, 5 айлык кына була ул вакытта. Соңрак, Һадый бабай белән үзләренең уртак ике сабыйлары туа. Кызганыч, инде бабай да, бер уллары да якты дөньяда юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев