Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдә яшәүче Лидия Атакаева берничә тел белә

Казахстанда туып үскән немец кызы Лидия Атакаева иренең туган авылы Югары Кәминкәдә инде 26 ел гомер итә. Ул Казахстанда яшәгәндә казахча өйрәнгән, тормышка чыккач, тормыш иптәше Минсәгыйтьнең телен дә үзләштергән, билгеле, әтисе телен дә онытмаган.

- Күбрәк русча аралашам, татарча чиста сөйли алмыйм, шуңа оялам, – ди Лидия Теодоровна. – Дөрес, аралашу мөмкинлеге булмаса да, яшьтән өйрәнгән казах теле дә, немец теле дә онытылмый. Ә туган телне, гомумән, онытырга ярамый.

Лидия ханым татар телен иреннән өйрәнгән, Татарстанга кайткач, бу телдә аралашуга ихтыяҗ тагын арткан. Аның хезмәттәшләре, гомумән, әйләнә-тирәдә – гел татарлар.

- Колхозда сыер савучы булып эшләдем. Баштарак хезмәттәшләрем минем татарча аңлаганымны белмичә, янымда ук минем турыда да сөйләп куя иделәр, – дип ул елларны елмаеп искә төшерде әңгәмәдәшем. – Татарча белүемне әйткәч, мондый хәл кабаланмады, киресенчә миңа хөрмәт артты.

Мәкалә героебызның ире Минсәгыйть абый да казахча яхшы белә икән, чуваш кешеләре белән дә алар телендә аралаша ала. Гомумән, Атакаевлар гаиләсендә күп телләр белүчеләр яши. Казахстанда үскән балалары да казахча аңлыйлар һәм бераз сөйләшә дә алалар. Лидия ханым минем татарча биргән сорауларыма да татар сүзләре кыстырып сөйләште. Татар телендә исәнләшеп хушлашты, ә монда үземә хөрмәт хисе тойдым.

Әлеге катнаш гаиләдә җиде бала үскән, алар улларына һәм кызларына чын татар исемнәре биргәннәр, килен-кияүләре дә мөселман кешеләре. 16 оныклары, аларның балалары да татар телен яхшы беләләр. Кызганыч, бер уллары фаҗигале төстә һәлак булган.

 - Улыбызны мөселман кануннары буенча җирләдек, менә шуннан соң кулыма дога китаплары алдым, көн саен улыбыз рухына догалар укыйм, хәзер инде яттан да беләм. Дога китабын кодабыз биргән иде, – диде Лидия Атакаева. – Авылда чакырган җирдән, коръән ашларыннан калмыйм, үзебез дә әби-бабайлар җыеп, ашлар уздырабыз, гореф-гадәт, йолаларны үтәп яшибез.

 

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев