Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман кызы Алсу Гыймранованың кул эшләрен күргәзмәгә куйганнар

Туган як тарихы музеенда Лашман авылы кызы - мөмкинлеге чикле Алсу Гыймранованың кул эшләреннән күргәзмә эшли. Музей аны район инвалидлар җәмгыяте белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында оештырды. Лашман урта мәктәбенең 9нчы классында белем алучы Алсу вакытының бер генә минутын да бушка уздырмый, дәрестән бушаган арада кулына эш ала. -Кызыбыз 4нче...

Туган як тарихы музеенда Лашман авылы кызы - мөмкинлеге чикле Алсу Гыймранованың кул эшләреннән күргәзмә эшли. Музей аны район инвалидлар җәмгыяте белән берлектә, инвалидлар декадасы кысаларында оештырды.

Лашман урта мәктәбенең 9нчы классында белем алучы Алсу вакытының бер генә минутын да бушка уздырмый, дәрестән бушаган арада кулына эш ала.

-Кызыбыз 4нче класста укыганда мәктәптәге кул эшләре түгәрәгенә йөри башлагач кызыксынуы артты. Түгәрәк җитәкчесе Галия Динмөхәммәтова аны иң элек төсле җепләрдән чәчәкләр бәйләргә өйрәтте, - ди Алсуның әнисе Гөлия. - Әниләр, әбиләр башкарган эш - чигеш чигүне дә ул түгәрәктә өйрәнде, инде төрле матур чәчәкләр төшереп кулъяулыклар чигә. Төсле, махсус җепләрдән мунчала бәйләргә икәү - Интернет аша өйрәндек.

Алсу бер белгән эше белән генә чикләнергә яратмый, гел яңалыкка омтыла, махсус китаплардан, компьютер аша "оригами" дип аталучы кәгаздән уенчыклар ясау сәнгатен өйрәнә башлаган.

-Аккошлар ясарга өйрәндем инде. Моның өчен ак кәгазьне бөкләп бик күп элементлар җыярга кирәк, бу эштә энеләрем дә булыша, әнием беренче киңәшчем, - ди Алсу. - Кул эшләре җаныма тынычлык бирә, бармакларга күпме хәрәкәт, исәнлеккә дә файдалы.

Алсу рәсемнәр ясарга, тактага яндырып төрле сыннар төшерергә дә ярата икән. Ул район сәнгать мәктәбенең Лашман филиалында сәнгать бүлеген тәмамлаган. Өлгер кыз үзенең белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә ярата, шуңа киләчәктә укытучы яки тәрбияче булырга тели. Тернәкләндерү үзәкләрендә вакытта балалар белән эшләү мөмкинлеге биргән тәрбиячеләре аның мондый сәләте барлыгын да күргәннәр.

Алсуга яңадан-яңа уңышлар телибез, ә инде аның эшләре белән танышырга теләүчеләрне туган як тарихы музеена чакырабыз.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined куйганнар күргәзмәгә кулэшләрен Алсу Гыймранованың Лашман кызы